Казанда кызлар һәм хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган III Бөтенроссия Коръән конкурсы тәмамланды. Анда Татарстаннан Шоира Ашурова («Тулы Коръәнне яттан белү») җиңүче булды, ул гомрәгә юллама белән бүләкләнде.
Бөтенроссия бәйгесе Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Ният» һәм «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фондлары ярдәмендә оештырылды. Анда Идел буе, Себер һәм Кавказ төбәкләреннән 70 кеше катнашты.
Бәйге Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръән ятлаган мөслимәләрне хуплау һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.
Бүләкләү тантанасында бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне, хөрмәтле кунакларны, остазларны, оештыручыларны һәм бу күркәм чарага үз өлешен кертүчеләрне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат Низамов сәламләде һәм котлады. “Кадерле сеңелләребез, сезнең һәрберегез – җиңүче. Чөнки Коръәнне ятлау – акыл хезмәте генә түгел, ул йөрәкнең батырлыгы. Коръән хафизлары һәрвакыт кешелеккә юлларны яктыртучы йолдызлар кебек булган. Сезнең күбегез Коръәнне ятлауның фазыйләтләре турында бик күп хәдисләр белә”, – диде Мөфтият вәкиле. Ул билгеләп үткәнчә, укучыларның тырышлыгы – шәхси казаныш кына түгел. «Бу – сезнең гаиләләрегезгә, җәмгыятьләрегезгә, бөтен өммәтебезгә бүләк. Сезнең аятьләрне укучы тавышларыгыз хакыйкатькә юл эзләүчеләргә нәсыйхәт булсын. Аллаһы Тәгалә Коръәнне тормышта – юлдаш, Кыямәт көнендә яклаучыгыз итсен һәм йөрәгегезне яктыртып торсын”, – диде Булат Низамов.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе исеменнән Лилия һәм Элдар Җиһаншиннар, «Ният» хәйрия фонды башкарма директоры Нияз Усманов, Коръән укучылар һәм зафизлар берлеге президенты Дәүләтбәк Сабиров һәм башкалар чыгыш ясады. Алар яшь кызларны һәм хатын-кызларны Коръәнгә өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте: чөнки гүзәл затлар мөселман өммәтенең төп тәрбиячеләре булып тора.
Бәйгедә катнашучыларның белем һәм күнекмәләренә БИА профессоры, Йәмәннән шәех Сәиф әл-Асриның хәләл җефете, Коръән-хафизә, Коръәнне 10 кыйраәт буенча укуда иҗазәткә ия булган Каукаб әл-Асри җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Жюри составына шулай ук Татарстан һәм Чечня Республикасыннан Коръән-хафизлар керде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча шулай ук Коръәннең 29 нчы һәм 30 нчы җүзен яттан белү («Татар Хафизә» проектында катнашучылар өчен генә); «Һәфтияк Шәриф»; 8 җүзне яттан белү буенча номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде. Аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: dumrt.ru