21 мартта «Яктылык» мәктәбендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Севастополь шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Руслан Рәфыйк улы Камалетдинов белән очрашу булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү буенча координация советы әгъзасы Рифкать Туктар улы Хуҗин инициативасы буенча оештырылган чара Кырымның Россиягә кушылуына 11 ел тулуга, ватанпәрвәрлек темасына багышланган иде. Моннан тыш очрашу барышында туган телне саклау, милләт белән горурлану, дин һәм әхлак темалары да күтәрелде.
Кызыклы һәм файдалы чара турында тулырак газетабызның алдагы саннарында язып чыгарбыз.
Чыганак: samtatnews.ru