tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Аланда “Түгәрәк уен” фестиваль-конкурсы уздырылды
Кызыл Аланда “Түгәрәк уен” фестиваль-конкурсы уздырылды

Кызыл Аланда “Түгәрәк уен” фестиваль-конкурсы уздырылды

2025 елның 17 маенда Киров өлкәсе Кызыл Алан эшчеләр бистәсендә чираттагы Дүртенче Төбәкара “Түгәрәк уен” фестиваль-конкурсы уздырылды. Быел әлеге чара беренче тапкыр саф һавада — стадионда үткәрелде.

Фестиваль кысаларында “Түгәрәк уен” дүрт номинациядә — фольклор, инструменталь, вокал һәм бию коллективлары арасында конкурс рәвешендә оештырылды.

Чара көндезге 11.00 сәгатьтә балалар арасында төрле уен һәм ярышлар белән башланып китте. 12.00 сәгатьтә мәйданда коллективлар “Түгәрәк уен” оештырдылар. 13.00 сәгатьтә сәхнәдә Башкортстаннан, Татарстаннан һәм Киров өлкәсеннән килгән балалар һәм өлкәннәр коллективлары үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Барлык чыгышларны жюри әгъзалары бәяләде. Иң төп бүләк – Гран-при Киров өлкәсе Ямул авылының “Ак калфак” фольклор коллективына бирелде.

Чара ахырында Киров өлкәсе татарларының мәдәни-магърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Хәлим улы Фәсхетдинов һәр коллективка дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чараны үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез:
Шахмаев Юрий Сергеевич, Альчиков Владимир Анатольевич, Фәхретдинов Мәхсүт Шәрипович, Закиров Илфат Рәшатович, Хадиев Илсур Василович, Камалов Руслан Игоревич, Лукин Илшат Валерьевич, Хәсимов Ринат Васильевич, Минигалиев Рафис Гаетзянович.

Информацион ярдәм өчен — ТНВ телеканалының “Татарлар” тапшыруына, Казан шәһәренә һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына рәхмәт белдерәбез.

Чараны үткәрү мөмкинлеген биргән өчен Кызыл Алан эшчеләр бистәсе һәм Нократ Аланы районы хакимиятләренә, шулай ук “Домостроитель” мәдәният йорты коллективына һәм аның директоры Гордиенко Людмила Георгиевнага зур рәхмәт. Алар “Түгәрәк уен” фестивален безнең оешма белән бергәләп әзерләп, уңышлы уздырдылар.

Җирле татар оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*