tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе
«Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе

«Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе

9 май — Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Иске Кулаткы районында «Георгий тасмасы» акциясе белән беррәттән «Кызыл канәфер — Красная гвоздика» акциясе дә дәвам итә. Аны «Тормыш гармониясе» активистлары гамәлгә ашыра.

3 май көнне «Кызыл канәфер» акциясенә район администрациясе коллективы да кушылды. «Кызыл канәфер» билгесен сатып алудан җылган средстволар хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина дәвалануы алуга тотыла.Ә менә акциягә кушылучылар арасында иң актив катнашучы — ул эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткыдагы полиция пункты начальнигы Камил Котлияров. Камил Рәңимҗанович бөтен коллективына «канәфер» билгеләрен сатып алды.

Чыганак: kumiakk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*