tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызыл Октябрь округында Рөстәм Сәяр улының истәлегенә багышланган турнир узды
Кызыл Октябрь округында Рөстәм Сәяр улының истәлегенә багышланган турнир узды

Кызыл Октябрь округында Рөстәм Сәяр улының истәлегенә багышланган турнир узды

2010 еллар башында Кызыл Октябрь округында чаңгыда узышу белән бергә биатлон ярышлары да үсеш алды. Бер төркем спорт яратучылар, шул исәптә Яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерханов тырышлыгы һәм инициативасы белән кечкенә турнирлар да үткәрелә башлады.

2014 елдан биатлон ярышлары фаҗигале рәвештә вафат булган Рөстәм Сәяр улының истәлегенә багышланып уза. Башта ул учреждениеләр, оешма­лар, авыллар арасында гына оешты­рылса, популярлык яулаган саен аның катнашучылар географиясе киңәя барды һәм бу ярышлар округара чарага әверелде.

Беренче биатлон турнирлары Чүмбәлинең “Кыр күле” ярларында узса, 2021 елда ул “Сары саз” күленә күченде. Быелгысы, уникенчесе дә шунда үтәргә тиешле иде. Әмма кар катламы җитешмәү сәбәпле, оештыручылар аны Зур Рбишча­га, күренекле якташыбыз исемен йөрткән Абдулхамит Садеков паркы­на күчерергә карар кылды.

Һәр елдагыча, оештыручылар бу­лып Рөстәмнең якын дусты Рауф Ваһапов әйдәп баруында округның мәгариф һәм яшьләр эше комите­ты, физкультура һәм спорт бүлеге, Уразавылның өстәмә белем бирү үзәге, Айдерхановлар гаиләсе чыкты. Информацион ярдәмне җирле “Сель­ские вести” һәм өлкә “Туган як” газеталары күрсәтте. Быелгы турнирны үткәрергә матди яктан округның уңышлы фермеры, чүмбәлиле Рәшит Шиапов булышкан. Рөстәмнең якын дусты, Лыскау ФСКсы директоры Борис Кынин кубоклар һәм медальләр кайгырткан. Ә өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Валерий Антипов белән Вячеслав Аксиньин катнашучыларга бүләкләр кайгыртырга ярдәм күрсәткән. Ачу тантанасында Рауф Надирович быелгы турнирда рекордлы 21 команда катнашырга теләк белдерүе турында әйтте, аны кабул иткән Рбишча җирлегенә, аеруча җирле территориаль бүлек һәм мәктәп коллективына рәхмәтләрен белдерде. Рөстәмнең туганнары Елена Александровна һәм Ринат Саярович газиз кешеләре истәлегенә үткәрелгән турнирга килүче спортчыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде, аларга уңышлар теләде. Җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов дистә еллардан артык уздырылып килгән әлеге спорт бәйрәменең округ тормышында күркәм бер гадәткә әверелүен ассызыклады һәм бөтен ир-атларны киләсе 23 февраль бәйрәме белән ихластан тәбрикләде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа төрле нокталарда, бигрәк тә СВОда илебезнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы ир- атларның исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде. Чыгышларны Зур Рбишча мәктәбе укучыларының патриотик темага багышланган иҗади номеры тәмамлады. Дәүләт гимны уйнаганнан соң, Рауф Надирович ярышларның регламенты белән таныштырды. Турнир дүрт этаптан торган эстафета формасында узды. Бу юлы һәр этап 3не түгел, ә 2 км дистанцияне тәшкил итте. Ату чигендә катнашучылар биш мишеньне биш патрон белән генә ябарга тиеш иде. Матур табигатькә ия булган, парк эче буенча салынган трассаның стартына Сечен (өч команда), Сергач, Спас, Кочко-Пожар, Уразавыл (муниципаль янгын сүндерү хезмәте, мәктәп һәм “уку” үзәге), Рбишча (янгын сүндерү депосы, ветераннар, мәктәп укытучылары һәм уку­чылары), Салган (мәктәп һәм янгын сүндерүчеләр), Семочки (территори­аль бүлек һәм мәктәп), Яндавишча (мәктәп), Чүмбәли (территориаль бүлек) һәм Маресево авыллары ко­мандалары басты.

Күршеләр бик көчле булганга күрә, бу юлы да Кызыл Октябрь округы ко­мандалары арасында призерлар ае­рым билгеләнде.

Һәр елдагыча, эстафетаның ба­шыннан ук кунаклар командалары лидерлыкны алды. Бигрәк тә Сечен яшүсмерләре тиз йөгерде. Сергач чаңгычылары аларга соңгы метрларга кадәр бирешмәскә тырышты, бер этаптан соң беренче урында да барды. Әмма яшьлек тәҗрибәдән көчлерәк булды. Сечен – чемпион, Сергач – икенче. Спас чаңгычылары турнирга беренче тапкыр килсә дә, дебютлары уңышлы булды, алар өченче урынга иреште.

Даими призерлар сафында булган кочкопожарлылар бу юлы да пье­десталдан төшеп калды һәм “агач­лы” медальләр белән генә (дүртенче урын) канәгатьләнергә мәҗбүр булды.

Кызыл Октябрь округы команда­ларыннан беренче булып финишка Маресово егете килде. Көмешне һәм бакырны Рбишча ветераннары белән Семочки территориаль бүлеге коман­далары бүлеште.

Ветераннарга килгәндә, бу көнне олы яшьтә булган атказанган чаңгычылар да стартка басты. Мәсәлән, Сергачтан Валерий Николаев, Кочко-Пожардан

Мидихат Бәдретдинов белән Рөстәм Абдуллин, Сечен өчен чыгыш ясаучы петрякслы Хайсәр Шакиров, Рбишчадан Мөхәммәт Айсин, Чүмбәлидән Марат Шиафетдинов белән Зиннур Багаутдинов, Семочкидан Ринат Зиннәтуллин. Сүз уңаеннан, соңгысының авылдашы, территориаль бүлек җитәкчесе Таһир Айдерханов чаңгычыларга ату чигендә даими ярдәм күрсәтеп торды. Дистанцияне тәмамлаган катнашучыларны, шулай ук барча тамашачыларны паркның эчендә төзелгән түбәле, уңайлы бер бинасында Зур Рбишча мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары үзләре әзерләгән кайнар аш һәм чәй белән сыйлады. Бүләкләү башланганчы, үзе дә бу көнне чаңгыга баскан җирле мәктәп  директоры Гөлнара Фәхретдинова адашы һәм хезмәттәше Гөлнара Лукманованы туган көне белән котлап, чәчәк бәйләме, истәлекле һәм татлы бүләк тапшырды. Рөстәм Айдерханов исемендәге бу турнирда гадәттәгечә, бер катнашучы да бүләксез калмый. Рафаэль Нәбиуллович, Рауф Надирович, Елена Александровна һәм Ринат Саярович һәр командага тортлар, грамоталар, аларның әгъзаларына истәлекле бүләкләр, ә призерларга медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр өләшеп чыкты. Гадәттәгечә, иң яшь һәм иң олы катнашучылар да бүләкләнде. Соңгы номинациядә петрякслы-сеченлы Хайсәр ага үз бүләген яшь егетләрчә йөгереп чыгып алды, үзе әйтмешли, аңа нибары 72 яшь кенә. Йомгаклау сүзендә Рауф Надирович мәрхүм дустын яд итеп килгән спортчыларга, турнирны үткәрергә булышкан оешмаларга, спонсорларга, волонтерларга, фикердәшләренә чиксез рәхмәт ирештерде. “Бүген чираттагы тапкыр Рөстәм дустыбызны искә алдык. Шул ярышларга җыелу, ярышу – аның турында иң яхшы хәтер. Ерак юлны якын итеп килгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Дустым турында җылы сүзләрегез аның рухына хәтем-дога булып барсын иде. Киләсе елларда да шулай бергәләп округара биатлон турнирына җыелырга насыйп булсын”, – диде ул.

Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*