Кызыл таң”ның 100 еллыгына багышланган чаралар республика буйлап дәвам итә. 26 гыйнварда “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районының Райман авылы кабул итәчәк.

Концертта Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ-Гайнетдин Агыйделский, җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов катнаша.
Шулай ук, кунаклар белән беррәттән авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары сәхнә тотачак.
Программада – җыр-моң, уен-көлке, спектакльләрдән өзекләр, кызыклы очрашулар.
kiziltan.ru сайтыннан алынды