tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызылъяр мәктәбендә регионара “Яруллин укулары” бәйгесе узды
Кызылъяр мәктәбендә регионара “Яруллин укулары” бәйгесе узды

Кызылъяр мәктәбендә регионара “Яруллин укулары” бәйгесе узды

Берничә ел рәттән Кызылъяр мәктәбендә гөрләтеп регионара “Яруллин укулары” бәйгесе уздыралар. Быел ул тагын да күләмлерәк, югары дәрәҗәдә уза.
“Бәрәкәт” дип исемләнгән проект өчен ТР Дәүлән советы грантын отып, чараны тагын да эчтәлеклерәк итүгә ирештеләр хөрмәтле мөгаллимнәр. Яңа номинацияләр кертелде, бәйгечеләр өчен кызыклы мастер-класслар, матур концерт номерлары күрсәтелде.

Бүген мәктәптә бәйгенең беренче көне үтте – Баулы, Ютазы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән Ф.Яруллин шигырьләрен укучылар, әдипнең сүзләренә язылган җырларны башкаручылар ярышты.

Сәләтле балалар күп тә, Аллага шөкер! Дүрт номинациядә байтак җиңүчеләр билгеләнде. Ә Гран-прига Яңа Чүте егете Айнур Лотфуллин лаек дип табылды. Бөтендөнья татар конгрессы Бавлы вәкиле Зиярова Фәридә Әмир кызы да катнашты һәм бәйгенең мондый яхшы дәрәҗәдә үтүе – Кызылъяр мәктәбенең тырыш, тотрыклы, системалы хезмәте өчен мәктәп коллективына, директор Альбина Әминовага моның өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде!

Чыганак: Баулы Татарлары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*