tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Лаеш азаны» конкурсына йомгак ясалды
«Лаеш азаны» конкурсына йомгак ясалды

«Лаеш азаны» конкурсына йомгак ясалды

Столбище авылы мәдәният йортында «Лаеш азаны» бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә районыбыздан 8-14 яшьлек 39 егет катнашты. Араларыннан 10 егет финалга чыкты. Балалар 1 айдан артык татар мәкаме белән азан әйтү дәресләре алды.

Программада 10 малай чыгыш ясады. Арасында мөнәҗәтләр, салаватлар яңгырады. Әбри Хәбриевтан шигъри видео, «Мизан» дип аталган образ инсталляциясе тәкъдим ителде. Бар чыгышлар хәләл рәвештә, музыкасыз узды.

Финалистлар арасында җиңүче итеп Кече Елга авылы егете Гатауллин Салих танылды. Бүләк буларак планшет һәм 10 мең сум тапшырылды.

Һәр катнашучыга «Ихлас» мөселман товарлары кибетенә сертификат, финалистларга өстәп 5 әр меңлек акчалата бүләк ителде. Кунаклар да азанга бәйле сорауларга җавап биреп, призлар алдыФото:

Фото: Столбище мәдәният йорты

Чыганак: laishevskyi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*