Лаеш районы Нармонка авылында татар теле укытучыларынын чираттагы семинары булды. Семинар эшендә “Ак калфак” татар хатын-кызларың иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашты. “Ак калфак”лылар укытучыларга шәҗәрә төзү тәртибе турында сөйләп үтте.
“Укытучыларда шәҗәрә төзүгә багышланган мастер-класс бик кызыксыну уятты. Район мәгариф үзәге житэкчесе мондый очрашуларны районыбызның һәр мәктәбендә дә уткәрергә кирәк дигән фикергә килде”, – дип хәбәр итә оештыручылар.