Конкурсантлар Лаеш, Державино, Пәрәү, Имәнкискә, Кече Елга һәм Татар Янтыгы данын яклады.
Һәр конкурсант милли киемнәрдә чыгыш ясады. Татар халкының матур, элегантлы һәм үзенчәлекле күлмәкләре туганнарының, дусларының һәм үзләре өчен җан атарга килгән авылдашларының карашларын үзләренә тартты.
Конкурс биш этапта узды. Беренче этап – «Визитка»да кызларга үзләре һәм мавыгулары турында сөйләргә туры килде. Зур мультимедиа экранында алар төшергән видеороликлар күрсәтелде, ә катнашучылар үзләре туган авыллары, үз гаиләләренең гореф-гадәтләре һәм туган телне һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау ни өчен шулай мөһим икәнлеге турында сөйләделәр.
Конкурсның икенче этабы интеллектуаль иде. Һәр кызга татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре турында икешәр сорау бирелде. Барлык конкурсантлар да сорауларга яхшы җавап бирделәр.
Өченче этапта конкурсантлар үз талантларын күрсәттеләр. Дәртле җырлар, халык биюләре һәм шигырьләр сөйләү – һәр чыгыш «изюминка» белән булды. Кызларның бу чыгышка бик озак һәм тырышып әзерләнүләре сизелде. Һәм һәркем үзенең иҗади потенциалын ача алды.
Конкурсның алдагы, дүртенче этабы халык костюмнарына багышланган иде. Кызлар традицион татар хатын-кызлары киемнәре детальләре: баш киемнәре, аяк киеме, яулык, бизәнү әйберләре һәм башкалар турында сөйләделәр.
Конкурсның финал этабы бу сүзнең туры мәгънәсендә иң тәмлесе булды. Кызлар милли ризыклар әзерләгәннәр һәм жюрига аларны тәкъдим иттеләр. Пәрәмәч һәм чәк-чәк, гөбәдия һәм бәлеш – телеңне йотарсың!
– Бу бик матур кичә булды, – диде жюри әгъзасы, Г.Р.Державин исемендәге музей директоры Фәридә Мортазина. – Кызларның яхшы әзерләнүләре сизелә. Алар татар халкының үзенчәлекләрен күрсәтә алдылар, үз талантларын ачтылар.
Жюри әгъзаларына конкурска йомгак ясау өчен шактый вакыт кирәк булды. Һәрберсе җиңүгә лаек иде, шуңа күрә бер генә катнашучы да өйләренә бүләксез кайтмады. Кемнедер иң яхшы бию, иң яхшы җыр яки костюм өчен бүләкләделәр. Аларга чыгышларга әзерләнергә ярдәм иткән конкурсантларның остазлары да призлар һәм бүләкләр алды. Ә «Татар кызы-2021» титулына Имәнкискәдән Илүзә Хафизова лаек булды.