tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаешта «Зәйнәп» җәмигъ мәчетендә узган курсларга йөргән балаларны бүләкләделәр
Лаешта «Зәйнәп» җәмигъ мәчетендә узган курсларга йөргән балаларны бүләкләделәр

Лаешта «Зәйнәп» җәмигъ мәчетендә узган курсларга йөргән балаларны бүләкләделәр

Лаешта узган мәктәп яшендәге малайлар өчен биш көнлек курсларны Лаеш мөхтәсибәтенең «Зәйнәп» мәчете белән берлектә Татарстанның «Иман» мәдәният-мәгрифәт үзәге уздырды. 23 июльдә җәйге лагерьдә чыгарылыш тантанасы булды. Бу хакта Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.

Чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире, имам Әхмәт хәзрәт Сабиров катнашкан. Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгәнчә, биш көнлек курсларда Лаеш районы һәм Казан малайлары укыган.

«Бу курсларның максаты – балаларны Ислам нигезләре һәм татар халкының дини мәдәнияте белән таныштыру. Балалар өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар төшкә кадәр Ислам нигезләрен өйрәнде, ә төштән соң алар өчен мәдәни чаралар үткәрелде. Яшүсмерләр Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда булды, экскурсияләргә йөрде. Балаларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле остазлар укытты. Алар барысы да дөньяви һәм дини белемле укытучылар», – дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.

«Бу курслар бик актуаль, чөнки глобальләшү чорында балаларга интернет бик нык тәэсир итә. Алар дөрес юлдан тайпылмасын өчен, без балаларга рухи кыйммәтләрне күрсәтергә тиеш», – дип өстәде ул.

Дипломнар һәм мактау грамоталары тапшыру тантанасы башланыр алдыннан балалар биш көндә нәрсәләргә өйрәнүләрен күрсәткән. Алар дини тормыш һәм хак юл сайлау турында берничә театраль күренеш әзерләгән Яшүсмерләр бераз дулкынланган, ләкин укытучыларына һәм әти-әниләренә үзләренең белемнәрен күрсәткән.

Балаларга тәрбия бирүдә катнашкан һәркемгә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында чарада катнашучылар өчен бәйрәм кичке ашы әзерләнгән иде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*