tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лагерка әбиләре оекбашлар бәйлиләр
Лагерка әбиләре оекбашлар бәйлиләр

Лагерка әбиләре оекбашлар бәйлиләр

Чирмешән район Лагерка авылында хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырганнар.

Авылның Ветераннар советы рәисе Зоя Ларионова әйтүенчә, әлеге эштә бик күп кеше катнаша.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле, көз, кыш айларында авылдашлар белән бергә җыелышып, кич утырып, оекбашлар бәйләдек. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә бик күп булды. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, әлеге мәрхәмәтле эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт», – диде Зоя ханым.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*