Шушы көннәрдә Лангепас шәһәрендә (Ханты-Манси автономияле округ) матур чара оештырылды.
Чәкчәк бәйрәме дип аталган бу җыелышта сигез уңган хуҗабикә татлы ризык пешерү серләренә өйрәттеләр. Бала-чага рәсемнәре күргәзмәче дә җыелган халык күңеленә хуш килде.
Бизәкле матур милли киемнәрдән киенеп килгән олысы-кечесе бик канәгать калды.
Җыр-бию, шигырь белән үрелеп барган чараны Лангепастагы татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.