Узган шимбәдә Латвиянең Рига шәһәрендәге “Микеля” һәм “Яунциемс” мөселман зиратларын җыештыру буенча өмә үткәрелде. эшләре Латвиянең Чистарту Зөфәр Зәйнуллин җитәкчелегендәге “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы башлангычы белән башкарылды. Өмәдә Латвия татарлары һәм башкортлары, шулай ук ислам динен тотучы башка милләт вәкилләре катнашты. Бу төр җыештыру эшләре елга ике тапкыр үткәрелә, димәк, киләсе өмә көзен уздырыла, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән.
Белешмә өчен: тарихи мөселман зиратларының берсе Ригада 1890 елда “Микеля” зираты территориясендә ачыла. Беренче булып биредә мөселман-караимнәр җирләнгән. Караимнәр Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр Ригада яши һәм, нигездә, сәнәгатьчеләр, сәүдәгәрләр була. Сугыш башлангач, алар Латвиядән күченеп китә. Шуннан соң зиратта, нигездә, мөселманнардан татарларны һәм башкортларны җирли башлыйлар.
Узган гасырның 60нчы елларыннан 90нчы елларына кадәр зиратны карап торуны Якуп Шаһиев исемле кеше үз өстенә ала. Ул 3 дистәләп ел буена берүзе диярлек биредә тәртип урнаштыру, җыештыру эшләре алып бара.
1988 елдан Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы белән “Микеля” зиратының мөселман секторына хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Шуннан бирле оешма зиратта шәригать кануннары буенча җирләү шартлары үтәлешен, биредәге территориянең чисталыгын тәэмин итә.
1989 елда Рига шәһәре Думасы мөселманнарга “Яунциемс” районында ачылган зиратта җир участогы бүлеп бирә. Тагын бер мөселман зираты Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә урнашкан.
2012 елдан бирле Латвиядә мөселман йолалары буенча җирләү закон нигезендә рөхсәт ителә.
Рамил Кадыйров