
“Балалар үзе теләгән рәсемен алып, төрле җепләр сайладылар. Башта рәсемне кечкенә тастымалга күчерделәр, аннан соң лалә чәчәген чиктеләр. Монда ике төрле чигү ысулы
кулланылды: тамбур һәм шома чигү. Балалар бик кызыгып эшкә тотындылар. Бер-берсенә киңәшләр биреп эшләделәр. Араларында җитезрәк чигүчеләр дә, әкренрәк эшләүчеләре дә булды. Андый балаларга без ярдәмгә килдек. Мастер-класска килгән өлкәннәр дә читтә калмады: алар да кызыксынып чигеп карады. Мондый чигешләр белән тастымал, алъяпкыч, намазлык, мендәр тышлары, кашагалар, җәймәләр бизәлә”, – дип сөйли Ләйсән Билал.

http://tatar-inform.tatar/news
