Якташлар катнашындагы «Кәмит Җәвит» тапшыруы 25 һәм 26 январьдә күрсәтеләчәк.
Кичә Иске Ярмәк авылының күренекле сәнгать әһелләре — “Ак каен” халык фольклор ансамбле «Татарстан – Яңа гасыр» каналындагы «Кәмит Җәвит» телевизион тапшыруына төшеп кайтканнар.
Тапшыру тиздән зәңгәр экраннарга чыга. 25 январь көнне «ТНВ-Яңа гасыр» каналында 18.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты), ә 26 январьдә «ТНВ-Планета»да 18.10 сәгатьтә Иске Ярмәк авылы йолдызлары «Кәмит Җәвит»тә балкыячак.
Чыганак: samtatnews.ru