tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендар Фәйзи ага
Легендар Фәйзи ага

Легендар Фәйзи ага

– Кайсы авыррак булды икән ул чакта, белмим… 17 яшемнән Бөек Ватан сугышына китеп төрлесен күрдем. Ржев яныннан үтәргә туры килде: сасы ис, чебен, кояш күренми, әрдәнәләп өелгән үлгән гәүдәләр, немецлар да шунда, безнекеләр дә – җыйнап өлгермәгәннәр. 18 яшемдә сугыштан яраланып кайткач, колхоз белән идарә итәргә куйдылар. Икенче көнне иртә белән хатын-кызларның: «Сиксән кеше ачтан шешенеп ята», – дигәннәре әле дә колак төбемдә яңгырап тора… Безнең «Искра» колхозына кергән авыллардан 858 кеше армиягә киткән, шуның 580нән артыгы үлгән. 600 тол хатын белән эшләдем мин. Ул хатын-кызлар кайлардан көч алды икән?! Зарифа әнә сугыш елларында тол калып, сигез баласының сигезен дә аякка бастырды… Сугыш беткәч, безне, ветераннарны, Мәскәүгә чакырдылар. Шунда Оборона Министры: «Без бары авыл кешеләренең тырышлыгы белән җиңдек», – диде. Ул чорда 82 процент халык авыл җирендә яшәгән, – дип башлады сүзен «Күңгәр» хуҗалыгының мөхтәрәм аксакалы Фәйзи Әхмәт улы  Галиев.

Ул 17 яшеннән фронтка китеп, 219 нчы укчы дивизиясе составында Смоленск шәһәрен азат итүдә катнаша. Авыр  яралана – шул көннән бирле күкрәгендә фашист снаряды йөртә. 1944 елда, 19 яшендә, колхоз рәисе итеп билгеләнә һәм 50 ел дәвамында җиде авылны берләштергән «Искра» колхозын җитәкли. Язучылар берлеге әгъзасы: лаеклы ялга чыккач 5 китап чыгара, алтынчы китабының нәшрияттан кайтуын  көтә.

«Сынауда – сынатмадым…»

Татарстан Республикасы лидеры  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Казан Кремлендә тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Медаль алучылар арасында якташыбыз Фәйзи ага да бар иде.

– Барыбыз 40 кеше идек. Һәммәбез дә сугышта катнашучылар, арабызда бер герой да бар – Кузнецов. Дүртенче кеше булып алдым юбилей медален. Сәхнәгә менгәч, Рөстәм Нургали улы белән күзгә-күз карап елмаештык, аркамнан сөеп, үз итеп, тирән хөрмәт белән «Фәйзи абый», дип эндәште ул. Бу минем башлыгыбыз кулыннан беренче тапкыр гына бүләк алуым түгел. Элегрәк сугышта катнашучыларга машина бирделәр. Мине дә чакырдылар. «Үзебезнекеләр алып бетерсен башта», – дидем горисполкомга баргач. Бер кеше генә калгач мине дә чиратка куйдылар. Бер яшь егет тә бүлмәдә басып тора иде, бераздан ул чыгып китте. Коридорга чыккач, яныма килде дә: «Фәйзи абый, машина кирәк мәллә?» – дип сорады. «Кирәк иде дә, чират икән», – дим. Иртәгәсен ул миңа шалтыратып: «Сезгә машинаның нинди төслесе кирәк?» – диде һәм Наласага барып, машина сайлап алырга кушты. Барып машина алып кайттым. Бу егет Рөстәм Миңнеханов булып чыкты, ул вакытта райпотребсоюз системасында эшләгән чагы. Мин аңа шул вакыттан бирле рәхмәтле.

Костюмына Рөстәм Нургали улы беркеткән бу медаль янәшәсендә башкалары да җитәрлек: Ленин ордены, ике «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, Татарстанның иң югары бүләге – «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены, «СССР Хәрби көчләренә –70 ел» медале… «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Татарстанның атказанган агрономы», «Гвардия солдаты» билгеләре һәм юбилей медальләре.

– Исем белән медальләрнең исәбе юк инде… Аллага шөкер, кулдан килгәннең барысын да эшләдем. Иң мөһиме эшләгән хезмәтемне күрә белделәр, Россиянең иң югары мөнбәренә менгезгән халкыма мин бик рәхмәтле һәм алар алдында баш иям, – ди Фәйзи абый авылдашларына тирән хөрмәт белән. Өстәп куя: – Туган җирендә, авылдашлар каршында эшләү зур сынау. Аллага шөкер, сынатмадым, намусым ак.

Газ яки…  270  КамАЗ машинасы

Коры сүзләр генә  түгел болар. Фәйзи абый эшләгән 50 ел эчендә 16 беренче секретарь, 16 авыл хуҗалыгы министры алышынган. Берсеннән-берсе кырыс таләпләр куелган колхозларга. Ә дәүләт планнарын үтәргә кирәк! Һәр тармакта алдынгы булгач, эшли белгәч, Фәйзи Галиев җитәкләгән «Искра»га үзләренчә эшләргә рөхсәт бирәләр. Кеше кушып түгел, үзалдына максат куеп эшләүче җитәкче колхоз эшен генә уйламый, аны сугыш чоры, сугыш арты авырлыкларын бергәләп күтәргән авылдашларының яшәеше дә борчый. Ул елларның бер генә көнен дә, бер генә газабын да онытмый җитәкче – шуңа күрә үзенең кул астында эшләүчеләрнең тормышын, көнкүрешен җиңеләйтәсе килә аның. 1985 елда колхоз хисабына (3,5 миллион сумга!) 7 авылда өйләргә бушлай газ кертә хуҗалык. Әтнә районында гына түгел, республикасында да булмагандыр «Искра» кебек хуҗалык ул елларда. Мин дә хәтерлим, мәктәптә укыган чак, авыл шаулый: «Фәйзи газ керткән авылларга, бәхетлеләр яши бу «Искра»да». Олылар сөйләгән бу рәхәтне күз алдына да китерә алмыйбыз әле ул чакта: ничек инде утын, ташкүмер якмыйча өй җылытып була?!

«Бу акчага ул вакытта 270 КамАЗ машинасы алып була иде», – ди Фәйзи абый. Машиналар бик кирәк булса да, аның өчен төп байлык – кешеләр, авылдашлары. Хәзер кеше кадере булмаганга да бик җаны авырта аның. «Һәр нәрсәнең, җөмләдәге кебек, иясе-хәбәре булырга тиеш, тик хәзер хәбәр генә калып бара, иясе онытыла. Шуңа күрә җитәкчеләрнең дә кадере юк», – ди. Ә халык өчен эшләүченең онытылмаганын ул үз мисалында белә. Фәйзи ага ачлыктан алып калганнарның балалары, оныклары исән, буыннар хәтере дә мәңгелек. «Урамга чыкмасам, шалтыратып, хәлемне сорашалар, ярдәм кирәкмиме, дип сорыйлар, ә минем шатлыктан күземә яшь килә… Хөрмәт билгесе бу», – ди. Игелекләр кешегә менә шулай гел игелек булып кайта.

«Тылым ышанычлы булды»

Миннән гел: «Кайдан акча аласын?» – дип сорадылар. «Җирдән», – дип җавап бирә идем. Ә көчне гаиләмнән алдым. Эчмәдем, тартмадым. Күбрәк җәяү йөрергә тырыша идем. Хатыным Сара да бик әйбәт булды. Әгәр Сара кебек эшчән, булдыклы хатыным булмаса, балаларыбызны ул тәрбияләп үстермәсә, мин эшләгән эшләремнең яртысына да ирешә алмаган булыр идем. Минем тылым ышанычлы булды, гомер буе өемә кайтасым килеп кайттым. Үземнең кадерле икәнемне белеп яшәдем. Бик тату гомер иттек. Кышын чаңгыда шуар идек, Яңа елны каршы алабыз да, тау шуарга чыгып китәбез, әүмәкләшәбез. Җәен табигатькә соклана белдек… Бик акыллы, бик чибәр иде, сагынам Сарамны… – ди Фәйзи абый күз яшен сөртеп. – Балаларым Фаил, Фаилә, Тәлгать тә камил фикерле (әниләренең математик булуы нәтиҗәсе бу), дөньяның нинди икәнен, кай якка барганын чамалый беләләр. Һәркайсы тормышта үз урыннарын тапты, гаилә корып балалар үстерәләр. Аларга да рәхмәтем зур, мин әле дә бик кадерле. 10 оныгым, 6 оныкчыгым бар. «Бабай», «дәү әти» дип кенә торалар. 90 яшемә якынлашам. Күреп булырмы, гомер – Ходай кулында. Минтимер Шәрипович: «Бергәләп бәйрәм итәбез әле 90 яшеңне», – ди. Хөкүмәт җитәкчеләре дә шулай дип сөендерәләр. Бу – хөрмәт, миңа гына түгел, минем авылыма мөнәсәбәт.

Тарих атлы хәзинә

Туган авылы, кендек каны тамган нигезе Фәйзи абый өчен аеруча кадерле: ул – әхлак һәм гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне саклаучы изге урын да, күңел сандыгын баетучы да. Һәм ул шушы нигезгә лаек булып яшәп, үзеннән соң киләсе буыннарга искиткеч зур хәзинә калдыручы да. Фәйзи Әхмәт улы туплаган архивта – авыл, колхозның үткәне, кешеләре, яшәеше, гореф-гадәте… Бер авыл белән генә чикләү дә дөрес булмас – Татарстан тарихы бу. Бер төргәктә – сугыштан әнисенә язган хатлары. Икенчесендә – блокнотлар: колхозның күрсәткечләре, күпме керем, күпме чыгым, ничә белгеч эшләгән, тракторчылар ничәү, кем ничәнче класслы, сыер савучылар күпме,  кемгә күпме түләнгән… Һәр ел – бер блокнот. Ә фотоларның исәбе-саны юк.

– Менә бу минем беренче секретарем инде – Шакиров Сабир. 1944 елны 19 яшьлек егетне райкомга чакырып, колхоз председателе итеп куйган кеше. 50 яшем тулганда чакырдым үзен,  кочаклап елады: «Бар икән мине дә искә алучы кеше, рәхмәт, энем», – диде. Ул мине олы тормыш юлына чыгаручы беренче кеше. Вакыт-вакыт исемә төшсә, үземә дә куркыныч булып китә: 120 сарык, 45 сыер, банктагы счетында 140 сум акча (анысы да счет ябылмасын өчен тора), амбарында бернинди ризык юк… Миңа мирас булып күчкән байлык шушы. Мәктәп залына салам җәеп, күтәрәм сыерларны аякка бастырып, чирәмгә чыгарабыз. Алар азрак ашый башлагач, сыерлардан сөт савып, умач уып, мәктәптә ике мәртәбә ашатып 80 кешене аякка бастырдык. Урамнан бер малай бара, азрак бара да егыла. Ник егыла ул малай, дим. Мәктәп кырыенда малайлар уйный, бу шунда барырга чыккан, ашамагач хәле юк егыла, ди. Менә шуннан соң малайларны өлгергән арышка куып чыгардык, сакларга каравылчы куйдык. Берәр вәкил килсә, малайларны яшерергә анысы. Менә шулай  саклап калдык малайларны. Менә шул малайлар соңыннан мине күтәрделәр. 32 тапкыр депутат булып сайланган кеше мин…

Фәйзи аганың фикере ачык, эзлекле. Хәтере уникаль, бөтенесен төгәл числоларына кадәр хәтерли, документлар белән дәлилли. Һәр кешене зур ихтирам белән искә ала. Һәр җитәкчегә үз фикере, үз мөнәсәбәте.

Ул сөйли, мин сокланып тыңлыйм. Туган җирен яраткан кеше генә дөньяны шулай ярата ала торгандыр. Фәйзи абыйның йөрәгенә дә бөтен дөнья сыйган.

Сүрия МИНГАТИНА,
Әтнә районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*