tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендар шагыйрь һәм рәссам истәлегенә
Легендар шагыйрь һәм рәссам истәлегенә

Легендар шагыйрь һәм рәссам истәлегенә

Димитровград шәһәрендә Гакыйль Сәгыйров истәлегенә мемориаль такта ачылды һәм хәзер инде традициягә кергән “Гакыйль Сәгыйров укулары” дип аталган төбәкара конференция узды.

Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән легендар шагыйрь hәм рәссам, “Филантроп” халыкара премиясе лауреатлы Гакыйль Сәгыйров истәлегенә шәһәребезнең Гвардейская урамындагы 37 нче йортка мемориаль такта куелды. Данлыклы милләттәшебез 1983-2005 елларда шушы йортта яшәгән. Бу чара Гакыйль Шарифулла улының исемен мәңгеләштерү максатында оештырылды, диде җирле автономия рәисе Марат Вәлиев. Тантанада өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, Гакыйль абыйның якыннары, дуслары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Гадәттәгечә, илебезнең гимны яңгырыган вакытта барысы да горур рәвештә туры басып тордылар. Димитровград шәhәре Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов Коръәннән сүрәләр укыды һәм Гакыйль аганың рухы шат булуын теләп дога кылдырды. Аннары чарада катнашучыларны шәhәребезнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Ирина Ширяева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, җирле автономия рәисе Марат Вәлиев сәламләде. Мемориаль тактаны Гакыйль Сәгыйровның энесе Наил абый белән килене Халидә апа ачтылар.

Мәләкәс татар сәхнәсе йолдызы Венера Шагвалиева данлыклы якташыбыз, танылган язучы, халыкара “Филантроп” премиясе иясе Гакыйль Сәгыйровның тормыш hәм иҗат юлы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

“Гәүдәсе, кул-аяклары хәрәкәтсез булса да, теш арасына ручка, карандаш кыстырып шигырьләр яза, рәсемнәр ясый. Ул тормышның матурлыгы турында гади hәм мәңгелек төшенчәне башкаларга аңлату өчен үзендә көч таба. Үлем тырнагыннан котылып, түшәктә ятарга мәҗбүр булса да, авыртулар, әрнүләр аркылы тулы канлы тормыш белән яшәргә ашкына”,- дип хис-тойгыларын яшермичә сөйләде Венера Рияз кызы.

Гакыйль абый безне барыбызны да бәхетне авырлык аркылы тоярга өйрәтә. Римма ханым Афандеева әдипнең “Кирәкми ул андый-мондый бәхет” дигән шигырен сәнгатьле итеп укыды. Аннары мөхтәрәм кунаклар һәм мәктәп укучылары шагыйребез истәлегенә куелган мәрмәр такта янына чәчәкләр салдылар.

Тантана тәмамланганнан соң, шәhәребезнең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче татар мәктәбендә “Сәгыйров укулары” дип аталган регионара конференция башланды. Бишенче тапкыр үткәрелгән әлеге укуларда Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы укучылар, шулай ук Татарстанның Апас, Буа, Тәтеш, Әлки, Норлат районнарыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Чувашия Республикасыннан килгән балалар катнашты.

Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен hәм Гакыйль Сәгыйровның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү hәм популярлаштыру максаты белән үткәрелә.

22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева “Сәгыйров укулары”ның ел саен Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты һәм автономияләр белән берлектә үткәрелүен билгеләп үтте һәм ерак араны якын итеп килгән укучыларга, аларның укытучыларына рәхмәт белдерде.

Конференциядә катнашучы балалар үз төбәкләрендә яшәп иҗат иткән шагыйрьләрнең фаҗигале тормыш юлын тырышып өйрәнгәннәр. Якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улының әдәби мирасы белән кызыксынучылар да шактый иде. Барыш районыннан Илдар Батраев белән Рагиб Таиров сүнмәс рухлы танылган шагыйребез иҗатын җентекләп өйрәнгәннәр булып чыкты. Рагиб көйгә салынган “Дусларым бар” шигырь юлларын чын артистларча башкарды. Күренеп тора, Гакыйль абый яшь буынны матур эчтәлекле шигырьләре аркылы халыкны, тормышны яратырга өйрәтә, ә дөньяның кабатланмас гүзәллеген рәсемнәрендә тасвирлый. Күңелләрне тибрәндерерлек шигырьләрендә әниләргә, туган як табигатенә мәхәббәт уятуны максат итеп куя. Кешеләрнең бер-берсенә карата игелекле, ярдәмчел булуын тели.

Белгәнебезчә, Гакыйль Шәрифулла улының күп кенә шигырьләре көйгә салынган. “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле җитәкчесе Венера Шагвалиева якташыбыз сүзләренә язылган “Берсе синдер, берсе миндер” җырын яңгыратты. Ә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яшәп иҗат итүче якын дуслары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровлар тирән эчтәлекле концерт программасы әзерләп килгән иде.

“Ул авырлыклар килгәндә югалып калмаска, көчле рухлы булырга өнди, күңелләргә дәрт һәм дәрман өсти”,- диде Рәйсә ханым.

Аннары Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институтының баш билгече Әлфия  Абутдинова укуларда катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Яраткан шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның иҗатын өйрәнүгә, халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүләре өчен 22 нче мәктәп коллективына, өлкә мәгариф министрлыгына, өлкә hәм шәhәр татар автономияләренә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*