tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләмберә укытучыларын бүләкләгәннәр
Ләмберә укытучыларын бүләкләгәннәр

Ләмберә укытучыларын бүләкләгәннәр

Укытучылар көне уңаеннан Республика Мәдәният Сараенда педагогларга олы бүләкләр тапшырылган.

«Ләмберә 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Рәшит кызы Янгляевага «Мордовия Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем тапшырылган.

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» ведомство билгесе белән Луиза Низаметдин кызы Смакаева, «Кривозерье урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы бүләкләнгән.

«Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» мактаулы исеме Венера Няим кызы Юсуповага, «Аксён урта гомуми белем бирү мәктәбе» учреждениесенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарына бирелгән.

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*