tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләмберәдә сугыш балаларын хөрмәтләделәр
Ләмберәдә сугыш балаларын хөрмәтләделәр

Ләмберәдә сугыш балаларын хөрмәтләделәр

Сугыш балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига берләштерә: балачакның матур дөньясын кире кайтарылмаслык югалту. Ләмберә районында агымдагы ел башына Сугыш балалары статусына 1000гә якын кеше ия. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә туктый. Ил өчен авыр вакытта аларның һәрберсе, ачлык һәм куркуга карамастан, үз батырлыгын башкара: укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, басуларда эшлиләр. Якташларыбыз үз хезмәтләре белән Бөек Җиңүне ничек якынайтулары турында Ләмберәнең сугыш балалары һәм өлкән буын активистлары белән очрашу багышлана. Бу чара РФ Пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү Ләмберә районы бүлекчәсе бинасында узган.

Әлеге кичә Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан мөһим вакыйга булган. Анда шулай ук Ләмберә районы башлыгы Юрий Иванович Голов, аның социаль эш буенча урынбасары Румия Хаким кызы Салимова, Саранскидан килгән кунаклар катнашты. Ләмберә Пенсия фонды һәм социаль иминият бүлеге вәкиле Ирина Рустам кызы Садыйкова офисның актлар залында җыелганнарны чын күңелдән сәламләде һәм барысын да май бәйрәмнәре белән котлады. Аннары ул узган очрашуда катнашучыларга узган елның октябреннән өлкән буын аралашу Үзәге эше турында җентекләп сөйләгән. Шунысы куанычлы, узган җиде айда бу үзәктә биш локация буенча 120дән артык төрле чара уздырылган. Бу тәҗрибәле табибларның лекцияләре, психологлар белән дәресләр һәм компьютер грамоталылыгын арттыру, кызыклы кешеләр белән очрашулар, кулинария һәм кул эшләре буенча мастер-класслар һәм башкалар. Ә күп кенә пен-сионерлар Пенсия фонды һәм социаль иминият бүлеге бинасы территориясен яшелләндерүдә зур теләк белән катнашалар. Еш кына кайбер кунаклар оныклары белән аралашу Үзәгенә киләләр һәм аларның һәрберсе монда күңелле шөгыль таба. Иң мөһиме, кешеләр үзләрен зур дус коллективның бер өлеше итеп хис итәләр.

Күп кенә пенсионерларның актив рәвештә үз оешмаларында катнашучыларга ярдәм итәргә теләүләре аерым игътибарга һәм мактауга лаек. Мәсәлән, маскировка челтәрләре үреп, армия өчен коры душ ясыйлар, җылы йон оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр, озак саклана торган азык-төлек җыелмаларын җыялар. Аннары боларның барысын районның гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кыска вакыт эчендә “көмеш” яшьтәге Ләмберә волонтерлары 20дән артык маскировка челтәрен үреп бетергән. Нәтиҗәдә, алар үз адресына “Мордовия Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты”ннан Рәхмәт хаты алган.

Аннары очрашуда катнашучыларның кайберләре Бөек Ватан сугышында әтиләрсез калулары, аларга нинди зур кыенлыклар кичерергә туры килүе турында үз тәэсирләре белән уртаклашканнар. Мәсәлән, элек фашист хезмәт лагеренда тоткын булган Ләмберә авылында яшәүче Тамара Григорьевна Мортазинаның сөйләве күңелләрне тетрәндереп күз яшьләрен койдыртты. Быел июнь аенда бу хатынга 90 яшь тулачак, әмма ул бүген дә 1942 елдан алып 1945 елның сентябренә кадәр Германиядә ничек хезмәт иткән вакытның бар нечкәлекләренә кадәр җентекләп хәтерли. Авыр балачак турында үз тарихларын шулай ук Раисә Али кызы Аймуранова, Галия Мубин кызы Мухаева, ирле-хатынлы Искәндәр Садретдин улы белән Гелсирә Җамалитдин кызы Биктеевлар искә алып сөйләгәннәр.

Сугыш балалары хәзер бу бик көчле мәгънә белдерү генә түгел, ә рәсми статус та. Чараның күңелле мизгеле – сугыш балаларының аерым вәкилләренә истәлекле медальләр тапшыру да чарада булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан мондый бүләкләрне Мордовиянең күп кенә башка район һәм авыл ветераннары да алган.

Очрашуда катнашучыларга истәлекле медальләр тапшыру тантанасыннан соң Ләмберәнең 2 нче урта мәктәбе кадетлары, Ләмберәнең 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре балалар, Артем Мамаев белән Сергей Фудин, “Алмаз” мәдәният сарае артистлары чыгыш ясаганын рәхәтләнеп караганнар. Аннары чарада катнашучылар актлар залыннан өлкән буын аралашу Үзәге бинасына күчеп дусларча чәй эчкәннәр, өй һәм бакча эшләре турында сөйләшкәннәр, киләчәккә планнар турында фикер алышканнар. Чарада катнашучылар җәйге чорда район пенсионерлары өчен республиканың башка районнарына коллектив туристик сәяхәтләр оештыру, туган якның истәлекле урыннары белән танышу яхшы булыр иде дигән нәтиҗәгә килделәр.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*