– Чистайда Гаяз Исхакыйга аерым бинада музей ачарга кирәк. Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеен энтузиастлар эшләгән иде. Без шундый ук музейны Чистайда да оештырып чыга алыр идек. Беренче чиратта, шул хакта кайгыртып булмас иде микән?
Яуширмәдә Гаяз Исхакыйның шәҗәрәсенә тагын 400 кешене өстәргә кирәк: борынгы кешеләр дә, хәзерге дәвамчылары да табылды. Шәҗәрәсен яңартып алу кирәк. Үз вакытында мин рәссамны, иганәчене тапкан идем. Алар күрешеп сөйләште. Әле вакыт бар дип, эш сузылды. Үзем исән вакытта әлеге шәҗәрәгә өстәмәләр кертеп калдырасым килә.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Гаяз Исхакыйның көндәлекләрен өйрәнделәр, фәлән томлык китаплар чыгардылар. Исхакый иҗатын 30лап фән кандидаты һәм фән докторлары өйрәнде. Алар булган материалга таянып кына эшли, ә калган материаллар чит илдә ята. Казанга якын булган территорияләрдә Гаяз Исхакый белән бәйле урыннарны бары тик энтузиастлар гына өйрәнде, ләкин башка төбәкләрдә дә аның эзе бар. Һәм алар өйрәнүне көтә.
Экспедиция оештыру гына димим, барлык материалларны өйрәнү өчен, 2-3 белгечне җибәрергә кирәк. Россиядә булган материалларны да табып, яктыртып бетерә алмыйбыз икән, чит илләрдә бөтенләй дә зур эзләнүләр башкара алмыйбыз.
Казанда базар артында өч йортлы урамга Гаяз Исхакый исемен бирделәр. Оят бит бу. 30 ел элек мәдәният министры урынбасары белән Гаяз Исхакый торган йортларны барлап, исемлек төзеп, шунда истәлек такталары куярга, дип билгеләп чыккан идек. Чистайда Гаяз Исхакый укыган бинада гына татар һәм рус телләрендә элмә тактасын куярга өлгердек. Шушы мәсьәләләрнең хәл ителүен телим, – диде галимә.