Габдулла Тукай әдәби музеенда фотограф, каллиграф Кыйвам Зөлфәкаровның 155 еллыгы уңаеннан лекция үткәрелде.
- Кыйвам Зөлфәкаров – татарлар арасында иң беренче фотографларның берсе. Казанда 100дән артык фотограф була, шуның 20се – татар. Араларында тарихта эзен калдырганы, нәкъ менә шушы Зөлфәкаров дигән кеше. Аның фотографияләре бүгенге көндә дә кулланыла.
«Марсель абый Әхмәтҗанов 1990 елларда ук Зөлфәкаров турында мәгълүмат эзли башлый һәм аның Тукай белән бәйле, Тукайның Казан артында яшәгән урыннарының фотографияләрен ясаган иң беренче фотограф икәнен белә. Хәтерлисездер, китапларда Тукайның туган йорты, Өчиле, Кушлавыч, Кырлай авылларының фотографияләре бар. Берсенә дә кем төшергән икәне язылмаган. Бу барлык фотографияләрнең авторы нәкъ шушы Зөлфәкаров дигән кеше булган да инде», – дип сөйләде Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.
«Менә бу фотографиядә Тукай туган йорт сурәтләнгән. Зөлфәкаров кайчан килеп ясаган соң моны, дигән сорау туа. Кыш көне ясалгандыр дип уйладык, чөнки кар яуган. Зөлфәкаров йортны гына төшермәгән, йорт янында бер кешене дә күрергә мөмкин. Бу Габдулла Тукай нигезендәге йортны сатып алган кеше. Алар унбер балалы бик зур гаилә булган. Бу турыда безнең газета, журналларда мәкаләләр бар», – диде Лена Тябина.
Алга таба экраннарда тагын бер бинаның фотографиясе күрсәтелде. «Монысы инде Кырлай. Бу фотографиядә шулай ук бер кешенең басып торганын күрәбез. Алдагы фотосурәттә Кырлайдагы мәчет, аның каршындагы дүрт тәрәзәле йорт – абыстайдан сабак алган йорты. Менә шулай итеп Кырлайны да фотоларында калдырган ул» , – дип бүлеште музей хезмәткәре.
«Зөлфәкаров – дин эшлеклесе, мулла, укытучы, мәгърифәтче, каллиграф, күп дәреслекләр авторы, шәмаилләр чыгаручы, китапларны бизәүче, шәҗәрәләр ясаучы, һәвәскәр татар фотографы. 1870 елның 5 апрелендә Кузнечиха авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Аның гаиләсе: хатыны Фаизә һәм ике кыз бала, берсе аның үги кызы. Фаизәне кияүгә алганда аның Мәрьям исемле кызы була. Зөлфәкаровның үзенең кызы Мәймүнә, шул кызының биш баласы була. Һәм биш баласы да әтисенең сәләтен дәвам итәләр – музыкантлар булып китәләр. Ә Зөлфәкаров үзе кубызда һәм курайда бик әйбәт уйнаган. Инструментларны үзе дә ясый белгән» , – диде Лена Тябина.
Аның әйтүенчә, Тукай Зөлфәкаров турында Җаекта яшәгәндә үк белгән. «Үзенең «Алай-болай» дигән мәкаләсендә аның турында искә ала. Зөлфәкаров турында әйбәт мулла дип язмый. «Ялт-йолт» журналында Габдулла Тукай аны чеметеп ала. Аның мулла буларак, хәзрәт буларак эшеннән ул канәгать булмый», – ди белгеч.
«Казанда Зөлфәкаров белән бәйле 13 экспонатны табарга мөмкин. Безнең милли музейда аның шәмаилләре саклана, ике шәмаиленең кайда икәнен белмиләр. Шулай ук Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә аның әйберләре саклана. Милли китапханәдә һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Кыйвам Зөлфәкаровның 13 әйбере генә сакланып калган», – дип сөйләде музей хезмәткәре.
Зөлфәкаровның иң билгеле китапларының берсе – «Касыйдәи мәүледен-нәби саллалаһи галәйһи вәсәлләм». «Мөселманнар шушы китапны кулланган. Зөлфәкаров китапны төрле-төрле чыганаклардан җыеп халыкка җиңел итеп укырлык итеп туплап язган. Әлеге китапның бер басмасы милли китапханәдә саклана. Бу китапны кулъязма дип атарга мөмкин. Димәк, дин белгече буларак, Зөлфәкаров үзенең белемен шәкертләргә генә түгел, гади халыкка җиткерү турында да уйлаган»,- дип фикерен белдерде Лена Тябина.
«Зөлфәкаровның нәсел дәвамчыларының иң күренеклесе Мәймүнә ханым. Зөлфәкаровның оныгы Мәймүнәнең кызы Ләйлә Латыйпова 1929 елда пионерларның иң беренче съездын ачып җибәрә. Башта музыка көллиятендә, аннары Мәскәү консерваториясендә укый. Бик талантлы кеше була. Мәймүнәнең улы Мәсгүт Латыйпов тынлы оркестр оештыра, күренекле композитор була», – диде Лена Тябина.
Казанда Зөлфәкаров белән бәйле урыннарның берсе – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. «Ул анда белем ала. Галимҗан Баруди белән дус була. Ике мәдрәсәдә – «Касыймия» һәм «Мөхәммәдия»дә укыта. Зөлфәкаровның тавышы матур була, берничә төрле тавыш белән Коръәнне укый ала. Аны мәчеткә мөәзин итеп куялар. Алга таба «Касыймия», «Күл буе», «Апанай» мәдрәсәләре, «Ислам» көллиятендә шәкертләргә белем бирә, каллиграфиягә, Коръән укырга өйрәтә», – дип тәмамлады лекцияне Лена Тябина.
Чыганак: tatar-inform.tatar