Заманында аның китаплары йөзләгән телдә миллионлаган тиражлар белән чыкты, кинолар төшерелде, илебезнең байтак шәһәрләрендә музейлар ачылды… Аңа багышланган шигырьләрне сабыйлар балалар бакчаларында ук өйрәнеп үсә иделәр. Сүзебез 20 нче гасырның атаклы шәхесе Владимир Ильич Ленин турында бара.
Бүген аның тууына 150 ел булды. Узган елларда Володя Ульяновның туган шәһәре Сембер-Ульяновскида бу уңайдан байтак кына чаралар уза иде. Күп кенә төбәкләрдә һәм чит илләрдә аның музейлары ябылып, һәйкәлләре алынса да, Ульяновскида аның исеме белән бүген дә горурланалар, алар гаиләсе яшәгән йортларны яңарталар һәм алай гына да түгел, семберлеләр бөек якташлары төзегән СССР дигән дәүләт музеен да ачарга ниятлиләр, үткән елны исә өлкә губернаторы Ленин исемендәге дәүләт премиясен дә яңарту турында указ чыгарды.
Ульяновск шәһәр үзәгендәге кайсы гына урамына яисә тыкрыгына килеп чыксаң да, алар һәрберсе дә Ленин исеме белән бәйле булган хәтирәләрне кабат яңарталар. Гаҗәп хәл, шәһәрнең юлбашчы исеме белән аталып йөрүче урамда бүген 16 музей эшләп килә. Аларның һәрберсендә дә Ленин турында бай материал тупланган. Тарих фәннәре кандидаты Валерий Перфилов белдергәнчә, Ленин үлгәннән соң аның гүдәсен кайда сакларга, ничек сакларга дигән бик күп сораулар туа.
- Мәгълум булганча, 1924 нче елда В.И. Ленин вафат булгач аны җирләүне оештыру һәм исемен мәңгеләштерү буенча дәүләт комиссиясе төзелә. Нәкъ менә шунда мавзолей төзү идеясе әйтелә дә инде. Ләкин беренче эш итеп, аның гәүдәсен бальзамиләцияләү эше башкарыла, – ди тарих фәннәре кандидаты, Ленин мемориалының директор урынбасары Валерий Перфилов.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Лени туган йортка туристларны бары тик 1989 нчы елда гына кертә башлыйлар. Аңа кадәр бирегә бары тик коммунистик илләр җитәкчеләре һәм югары дәрәҗәдәге партия, совет эшлекләренең рәсми делегацияләре генә керә алган.
- Заманында безнең музейда төнлә белән Франция президенты Франсуа Миттеран да була. Ул оча торган самолет төнлә белән ниндидер техник сәбәпләр белән Ульяновск аэропортына төшәргә мәҗбүр була. Аны караган арада, вакытны бушка уздырмастан, Миттеран Ленин музеен күреп чыгарга теләген белдерә. Һәм өлкә җитәкчелеге төн уртасында махсус аның өчен музейда экскурсия уздыра, дип сөйли Валерий Перфилов.
Ленин мемориалындагы уникаль музей да бүген дә туристлар кабул итүен дәвам итә. Тарих фәннәре кандидаты, мемориалның директор урынбасары, кырык елдан артык лениниана темасын өйрәнүче Валерий Перфилов белдергәнчә, бүген Ленин турында табылган яисә уйлап чыгарылган тарихи фактларның нибары 10-15 проценты гына дөреслеккә туры килә ди.
- Алар белдергәнчә, имеш Владимир Ильич Ленин үләр алдыннан үзен кайда күмәргә кирәклеген әйтеп калдырган, аның васыятен тормышка ашырырга кирәк дип сөйләделәр. Ә чынлыкта исә, бернинди васыять тә булмый, һәм ул чактагы 50 яшьлек Ленин үләргә җыенмый да әле. Ә соңрак кайбер “акыллы башлар” аның гәүдәсеннән начар энергетика чыгып тора, шуңа күрә Ленинны җирләмичә, безнең илдә проблемалар артып кына торачак, дип тә уйлап чыгардылар, – ди тарих фәннәре кандидаты.
Ульяновск өлкәсенең бүгенге җитәкчелеге дә бөек якташларының исемен мәңгеләштерү буенча системалы эш алып бара. Узган ел азагында губернатор Сергей Морозов Ленин исемендәге дәүләт премиясен яңарту турындагы Указны имзалаган иде. Бер миллион сум күләмендәге әлеге бүләк ел саен бер кешегә 22 нче апрельдә, Ленин туган көнне тапшырылачак.
Ульяновскидан Рамис Сафин