10 ел элек, 2015 елның 17 февралендә Лениногорск районы авыл мөслимәләре белән беренче җыелыш узган иде. Шул вакыттан бирле Лениногорск мөхтәсибәтенең хатын-кызлары бергәләшеп аралышып, гыйлем арттырып, тәҗрибә уртаклашып, эш алып баралар. Быел менә беренче тапкыр районыбыз мөслимәләре “Әйтер сүзем бар сезгә” дигән бәйге үткәрделәр.
Очрашу Коръән аятьләре укудан башланды. Чыгыш ясаучылар ислам дине буенча дөрес мәгълүмат җиткерергә, аңлаешлы итеп сөйли белергә тиеш иделәр. Компетентлы жюри вәгазь укучыларның сөйләм осталыгына һәм тыңлаучылар алдында үз-үзен тотышына да бәя бирде. 15 авылдан килгән мөслимәләр төрле актуаль темаларга вәгазь сөйләделәр. Вәгазьләр арасында гыйлем алу, тәрбия, дога кылу белү, мөселманның сыйфатлары, Рамазан ае темаларына кагылышлылары бар иде.
Соңыннан жюри әгъзалары урыннар билгеләде:
1 урын – Яңа Шөгердән Әлфия Вильданова “Алган гыйлемеңне башкаларга тарат” – дигән тема
2 урын – Чүтедән Тәслимә Галимова, “Тели белсәң теләк…”
2 урын – Түбән Чыршылыдан Фәния Вильданова, “Сабырлык – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте”.
Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
«Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым мәчеттә үткәрелгән чараларда актив катнашкан волонтерларга да рәхмәт хатлары белән бүләкләр тапшырды.
Очрашу ахырында шәһәр һәм район имам- мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов мондый чараларның мөһим икәнен әйтеп үтте. Вәгазь кылучы сөйләгән сүзләрен иң беренче үзе гамәлгә кертергә тиешлеге турында искә төшерде.
Авыл мөслимәләрен соңыннан ашханәдә тәмле сыйлап, бергә дога кылып, озатып калдылар.
Лениногорск мөхтәсибәте шушы чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерә. Киләсе елларда да, мондый файдалы очрашулар булып торсын дигән теләктә кала.
Чыганак: zamansulyshy.ru