Хәрбиләр яңа ел күчтәнәчләре алды, ел ахырында Татарстаннан, Лениногорскидан гуманитар йөк алгы сызыкка барып иреште. 430нчы полкка һәм башка частьларга гуманитар ярдәм озатылды.
Гуманитар ярдәмне илтеп җиткерүне үз өсләренә алды: “Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе секретаре Игорь Храмов, Татарстан чик сакчылары берлегенең Лениногорск җитәкчесе урынбасары, “Арго” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Әсәдуллин һәм Лениногорск районының элеккеге башлыгы, хәзерге көндә – Татарстан Дәүләт Советында икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Алгы сызыкка берничә тонна гуманитар ярдәм белән квадроцикл һәм яңа УАЗ санитар машинасы алып бардылар. Түбә ремонтлар өчен 10 куб материаллар, 40 куб фасадны җылытучы материал, электр-бензин эш кораллары, техник чаралар, газ баллоннары, автомобильләргә запчастьлар дә илттеләр. Моннан тыш блиндаж шәмнәр, маскировка челтәрләре, дронга каршы пәрдәләр – алгы сызык өчен бик кирәкле әйберләр, аларны да алып бардылар.
Алда салкын көннәр, шунлыктан солдатларга җылы киемнәр, киез итекләр дә куйганнар. Матраслар да бар. Әлбәттә, уңган апаларның куллары белән ясалган тәм-томнар, ризыклар да китте. Донбасс балалары өчен яңа ел бәйрәмнәрендә таратырга дип, яңа ел бүләкләре дә куелды. Хәрбиләргә исемле посылкалар – өй, туган як җылысын китергәндер, дип уйлыйбыз.
Лисичанскига “ашыгыч ярдәм” машинасы китте. Шулай ук медикаментлар, гигиена чаралары да тапшырылды.
Балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары язган җылы эчтәлекле хатлар да гуманитар йөктә аерым әһәмияткә ия иде.
Гуманитар йөкне җыюда шәһәр һәм район халкы, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, предприятие-оешма җитәкчеләре, меценатлар, Татарстан Чик сакчылары берлеге, медицина һәм белем бирү учреждениеләре, шулай ук волонтер төркемнәр: «СВОих не бросаем», «Вместе мы – сила» (Лениногорск Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты волонтерлары) һәм иреклеләр коллективы: «Мы Vместе Zа наших» һәм башкалар ярдәм итте, булышты.
Әйе, халык һәм оешмалар җиңүне якынайту өчен барысын да эшлиләр. Ә җиңү киләчәгенә без ышанабыз.
Чыганак: zamansulyshy.ru