tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды
Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды

Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды

Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды

Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчетендә малайлар арасында Коръән уку буенча бәйге узды.

Чарада Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарыннан балалар катнашты, шулай ук Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәреннән дә килгәннәр.

Катнашучыларның гомуми саны 50дән артып киткән. Катнашучылардан Коръән уку Ятлау (хифз), дөрес уку (таҗвид) һәм матур башкару (тиләват) буенча бәяләнгән. «Ярты җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Кәрим Раупов алды. «28 җүз» номинациясендә беренче урынны Лениногорскидан Галеев Әмирхан алды. 3 урында – Додарбеков Абдулло.

Кызыксындыру призына Лениногорскидан Вәлиев Әмир лаек булды. Бәйгедә иң кечкенә катнашучы 5 яшьлек Абдулла Азнакайдан килгән булган. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*