17 апрельдә Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылы мәдәният йортында көтеп алынган истәлекле вакыйга-интернет челтәрендә узучы “Авылым гүзәллеге” проектында җиңүчеләрне һәм финалистларны бүләк тантанасы узды. Әлеге Бөтендөнья күләмендә узган мәдәни чарага башкалабыз Казаннан мәртәбәле бәйгене оештыручы, бик күп проектлар авторы, шагыйрь Раил Гатауллин һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, журналист Рәсимә Гарифуллина килде.
Тантанага Лениногорск шәһәр һәм районы Башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы, “Авылым гүзәллеге” бәйгесе җиңүчеләре, финалистлары һәм тирә-як авыллардан килгән әдәбият, сәнгать сөючеләр җыелды.
Лениногорск районы табигате белән бар яктан да гүзәл төбәк. Әлеге күркәм чарада Лениногорск районының җиде авылыннан #авылымгүзәллеге марафонында катнашып, күркәм нәтиҗәләргә ирешүче – җиңүче һәм финалга чыгучылар катнашты. Алар 21 көн буена туган якларының тарихы, табигате, аның уңган кешеләре, танылган шәхесләре, төрле һөнәр осталары турындагы язмаларны интернет челтәрендә яктыртып бардылар.
Очрашу барышында барлык катнашучыларга проект авторы Раил Гатауллин диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина залда утыручыларны үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды һәм тамашачыга музыкаль сәламен җиткерде. Әдәби-музыкаль кичә җыр-моң, нәфис сүз белән үрлеп барды. Тирә – як авыллардан килгән җырчылар, шагыйрәләр, гармунчылар чыгышы да бәйрәм рухы өстәде. Яңа Иштирәк авылы мәдәният йорты әдәбият-сәнгать сөючеләр белән тулы иде, һәр чыгышны халык кул чабып, бик җылы каршылады.
Тел язмышын төп бурычы итеп куйган һәм милли рух белән сугарылган бик күп проектлар авторы, шагыйрь Раил Гатауллин үзенең җанлы сөйләме, күңелгә үтеп керә торган шигырьләре белән тамашачыны үзенә җәлеп итте.
Әлеге күркәм очрашуны тумышы белән Яңа Иштирәктән булган, бүгенге көндә Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Лениногорск шәһәре Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.