tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында “Татарча диктант” акциясе үтте
Лениногорск районында “Татарча диктант” акциясе үтте

Лениногорск районында “Татарча диктант” акциясе үтте

Лениногорск районының шәһәр мәктәпләрендә, үзәк китапханәдә, мәдәният йортларында, лицей һәм гимназияләрнең укытучылары бердәм булып “Татарча диктант” язу акциясенә кушылдылар. Акция барышында “Ак калфак”лы кызлар татарча диктантны укып, катнашучыларга яздырырга ярдәм иттеләр.

Диктант һәр урынның үзенчәлегенә туры китереп, тантаналы шартларда үтте. Укучылар һәм мәктәпләрнең укытучылары, шулай ук шәһәрдәге башка актив кешеләр татар телен камилләштерү максатыннан диктант язу акциясендә катнашты. Алар үзләренең татар теле буенча белемнәрен тикшереп, телгә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*