Шушы көннәрдә Лениногорскидан хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китте.
Гуманитар йөкне җыюда һәм озатуда «С любовью и молитвами» волонтер төркеме һәм аның филиаллары, шәхси эшмәкәрләр һәм Лениногорск районында яшәүче битараф булмаган кешеләр катнашты.
Бу юлы СВО зонасына антидрон одеяллар, генератор, азык-төлек, чәй, медикаментлар, маскировка челтәре, пауэрбанклар, азык-төлек продуктлары һәм волонтерлардан исемле посылкалар җибәрелде.
Донецк, Харьков һәм Курск юнәлешләренә шәхси эшмәкәр Елена Михалевадан термостелькалар һәм кул өчен җылыткычлар, чәй, йон оекбашлар, җылы кием, боткалар, маскировка челтәрләре җыелган һәм җибәрелгән.
«С любовью и молитвами» волонтерлар җитәкчесе Эльмира Уламасова җиңүне якынайтуда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтә: Зәй-Каратай, Куакбаш, Чүте, Иске Шөгер, Ивановка, Кирлегәч, Сарабиккол, Сережкино, Мичурино авылларында яшәүчеләргә; туберкулезга каршы диспансер, «Ихлас» мәчете коллективына; шәһәр Ветераннар советына; Троица храмына килүчеләргә һәм шәхсән Наталья Сергеевага; 2, 3, 5 нче мәктәпләрнең педагогларына, ата-аналарына һәм укучыларга; 14 нче балалар бакчасының хезмәткәрләре һәм ата-аналарына; Рамил Тукаевка һәм башкаларга.
Чыганак: zamansulyshy.ru