1 һәм 6 октябрь көннәрендә Лениногорск районының Юлтимер һәм Сугышлы авылы мәдәният йортларында Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Мәдәният йортында оештырылган әлеге бәйрәм моңлы җырлар, дәртле биюләр, котлау сүзләре, уеннар, нәфис сүз белән үрелеп барды. Әлеге чара җыелган өлкән яшьтәге әби-бабайларның күңеленә бик хуш килде.
Өлкәннәр көнен Бөтендөнья татар конгрессы Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова алып барды.