tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәрендә “Татар егете, татар кызы-2025” бәйгесе булып узды
Лениногорск шәһәрендә “Татар егете, татар кызы-2025” бәйгесе булып узды

Лениногорск шәһәрендә “Татар егете, татар кызы-2025” бәйгесе булып узды

16 нчы апрель көнне  Лениногорск шәһәрендә районкүләм “Татар егете,татар кызы-2025” бәйгесе булып узды. Бәйге  Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә оештырылды. Конкурста милли жанлы, чибәр, талантлы биш егет һәм дүрт кыз катнашты. Авыл мәктәпләреннән,шәһәрнең унбер гимназиясеннән, политехника көллиятеннән, нефть техникумыннан, музыка-сәнгать көллиятеннән укучылар һәм студентлар катнашты. Бәйгенең максатлары һәм бурычларын истә тотып, яшьләребез халкыбызның мәдәниятен, татар халкының гореф-гадәтләрен, телне саклау һәм үстерү бурычларын истә тотып төзелгән ярышларда катнаштылар. Кызлар ижади бәйгеләрдә генә түгел, милли ашлар әзерләү буенча да видеоматериалларда күренгәнчә осталыкларын күрсәттеләр. Егетләр “Егет булса,шундый булсын!” ярышларында искиткеч осталык тәкъдим итте. Конкурс барышында кызларыбыз арасында жиңүчене билгеләү бик кыен булмаса, егетләр арасында беренчелекне билгеләү авырга туры килде. Алар барысы да телне дә камил белуләре, эшкә осталыклары белән дә афәриннәр иде. Талантка килгәндә, моңлы татар егетләре алар. Конкурсант кыз һәм егетләр акчалата бүләккә,”Ак калфак”лы ханымнарның истәлекле бүләкләренә дә лаек булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*