Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем бирү акциясе.
Безнеӊ лицей укучылары, хезмәткәрләре, ата-аналар да әлеге акцияга кушылды. Диктант тексты итеп, язучы, драматург, журналист, Татарстанныӊ Атказанган сәнгать эшлеклесе Шәриф Камалныӊ «Матур туганда» романыннан өзек бирелгән иде.
Барлыгы 200 гә якын катнашучы булды. Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмый билгеле булачак. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Чыганак: МБОУ Лицей 12 г. Лениногорска