tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу булды
Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу булды

Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу булды

Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән иҗади очрашу узды.

Бүгенге көндә Гөлфия Исхакова ун китап авторы, халкыбыз күңеленә шигъри, әдәби, публицистик әсәрләре белән яхшы таныш. Кичә барышында әдәбият сөючеләр авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, яңа шигырьләре, чәчмә әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чыннан да Гөлфия Исхакова бүгенге көндә халкыбызның милли горурлыгы дисәк тә ялгышмабыз. Аның киң кырлы, тирән иҗаты әнә шуны раслый.

Гөлфия Исхакова сүзләренә композиторлар җырлар иҗат итәләр. Танылган җырчы, композитор Зиннур Сафиуллин, шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Людмила Аланлы иҗат иткән җырлар да очрашуны бизәде. 11 гимназия укучысы Азалия Хәбибрахманова да чыгышы белән тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәдә шулай ук Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, шагыйрә Гүзәл Талипова чыгыш ясады. Әлеге истәлекле очрашу барлык әдәбият сөючеләр күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*