tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды
Лениногорск шәһәренең  Үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды

Лениногорск шәһәренең Үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә узды

9 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Алтын көзләр туган ягымда” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге чара шәһәребезнең Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре, музыкант -җырчылары иҗатына багышланды.

 Кичәгә “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, киатапханәчеләр, укытучылар, әдәбият сөючеләр җыелды.
Әлеге чараның төп темасы елның иң матур, иҗатка рухландыра торган фасылларының берсе-алтын көзгә багышланды. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, җырлар, үтемле чыгышлар күңелләрне күтәрде. Аерым алганда Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуров, шагыйрә, җырчы, композитор, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова, музыкант, композитор Фәйзи Хөснуллин, шагыйрәләр Илсөяр Салахова, Фәридә Әхмәтшина, Гүзәл Талипова, Гөлназ Хәкимова, Гөлназ Файзуллова, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Әлфия Сөләйманова чараның бизәген тәшкил иттеләр.
“Чишмә” иҗат берләшмәсенең дәвамчылары булган Лениногорск шәһәренең 11 гиназиясендә белем алучы яшь каләм ияләреннән торган “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән тамашачыны сөендерделәр.
 Әдәби-музыкаль кичәне БТК Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.
 Әлеге мәртәбәле чара Лениногорск төбәгендә бүгенгедәй киләчәктә дә гүзәллеккә, шигърияткә табынучылар, яңа шагыйрь-шагыйрәләр барлыгына ышаныч уятты. Кыскасы, әлеге кичә әдәбият-сәнгать сөючеләргә көзнең гүзәллеген тоярга ярдәм итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*