14 ноябрь көнне Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында “Татарча диктант” акциясе узды. Оештыручы һәм диктант текстын укучы авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы. Барлыгы 7 кеше катнашты.
15 нче ноябрьдә Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясендә “Татарча диктант” акциясе узды. Акцияне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Лилия Әмировна оештырды. Диктант текстын укыдылар: Касыймова Лилия Әмировна, Сәмигуллина Венера Минсәгыйтовна, Закирова Зәлифә Мөнәвисовна. Акциядә барлыгы 237 кеше катнашты.
Лениногорск шәһәренең Россия Герое Дамир Нәзир улы Исламов исемендәге 6 нчы урта мәктәбе 15 ноябрь көнне “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Оештыручы һәм диктантны әйтеп яздыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлназ Җәдит кызы. Акциядә 30 кеше катнашты.
14 ноябрьдә, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә.
Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү.
Акциядә катнашучылар өчен XIX гасырның күренекле татар галиме, мәгърифәтче, әдәбиятчы, этнограф һәм тел белгече Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятләр тәрҗемәсеннән өзек тәкъдим ителде.
Әлеге мөһим чарада китапханәчеләр, актив китап укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты һәм белемнәрен тикшерде. Диктант текстын БТК Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова укыды. Акциядә 35 кеше катнашты.
14 нче ноябрь көнне Лениногорск районының Юлтимер авылы мәдәният йортында «Татарча диктант» акциясе узды. Әлеге акциядә 10 кеше катнашты. Акцияне оештыручы һәм диктант текстын укучы — Анисимова Гөлчәчәк Фәрит кызы.