tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск укытучысы хезмәттәшләре белән хәрбиләргә шифалы чәйләр әзерли
Лениногорск укытучысы хезмәттәшләре белән хәрбиләргә шифалы чәйләр әзерли

Лениногорск укытучысы хезмәттәшләре белән хәрбиләргә шифалы чәйләр әзерли

Махсус хәрби операция башланганнан бирле ул алгы сызыктагыларга ярдәм итү җаен эзли, кулдан килгәнчә булыша, аңа ярдәмгә коллегалары, үзе эшли торган коллектив та, укучылары һәм аларның әти-әниләре дә килә.

Лениногорск шәһәренең 3нче мәктәбендә укытучы булып эшләүче Резедә Мөхетдинова белән хәрби операциягә ярдәм һәм анда булган ир-егетләрнең батырлыгы, куркусыз булулары турында сөйләшеп алдык.

Резедә ханым – волонтерлык хәрәкәтендә, хәрби операциянең беренче көннәреннән үк хәрбиләргә булышучылар рәтенә кушылды. 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителеп, ир-егетләргә повестка биргәч, иң беренче аларны Казанга хәрби өйрәнүләргә җибәрделәр. Шул чакта өчпочмаклар пешереп, Казан ЭКСПОга барганнар иде алар.

“Бу хәлләр шулай озакка сузылыр дип уйламаган идек. Шушы еллар эчендә ярдәм итүнең төрлесенә кушылырга туры килде, төрле эш алымнарына да өйрәндек”, – ди Резедә Фәвис кызы.

Әнә күптән түгел фатирында пакетларга шифалы үлән чәйләре тутыру эшен башлап җибәргән. Аңа ярдәмгә 3нче мәктәптән Алсу Булатовна һәм улы Раян килгән. Раян 3нче мәктәптә, башлангычта укыса да, мондый вакытта ярдәм итәргә кирәген аңлый.  Бер утыруда 280 пакет ясап куйганнар. “700ләп ясап булса, яхшы булыр иде”, – ди ул. Резедә ханым мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, гөлҗимеш, бөтнек, юкә чәчәге кебек үләннәрне аерым чәй пакетларына тутыра икән, кемгә нинди үлән ошый, кемгә кайсысы кирәк.

Сохари ясап, аларны кечкенә, өсте ябулы пакетларга тутырып та тапшырган. Шулай ук окоп шәмнәре ясап караганы да бар аның. “Окоп шәмнәрен ясауга лаеклы ялдагы укытучы Ирина Алексеевна үз өлешен кертте”, – ди Резедә ханым. Шәм ясаганда калай банкаларны укучылар алып килгән. Парафинны үзе сатып алган. “Шушы парафин бәясен дә арттырып куйдылар әле”, – ди.

Токмач кисү эше дә читтә калмады: сеңелесе белән токмач кисеп, алгы сызыкка җибәрделәр. Шулай ук токмачны коллегалары: 11нче гимназиядән Зөлфирә Әгъләмовна, 7нче мәктәптән Рәмзия Хәмитовна белән бергәләп кисеп, пластик савытларга салып, хәтта “Без бергә” дигән наклейкалар ябыштырып озаттылар.

“Коллегаларым бик шәфкатьле, ярдәмчел, әнә 4нче мәктәп укытучысы Зилә Сәгыйтовна хәрбиләргә дип борщ банкалары әзерләде. Аларга да “Без бергә” дигән наклейкалар ябыштырдык. Хәрбиләребез бергә икәнебезне тойсыннар”, – ди Резедә Фәвис кызы.

Ул шулай ук мәктәптә шушы белем йортын тәмамлаган чыгарылыш егетләренә, укучыларның хәрби операциягә киткән әтиләренә, абыйларына исемле посылкалар ясап, төргәкләп җибәрү эшен дә бер авырсынмыйча башкара. Ә исемле посылкаларның күләме һәм авырлыгы шактый, чөнки аның эченә бик күп кирәкле әйберләр, азык-төлек, гигиена һәм дезинфекция чаралары, окоп шәмнәре салынган була.

“Укучыларга хәрби операциядәге солдатларга хат язабызмы диюгә, барысы да теләп, тырыша-тырыша, хат язарга, рәсем ясарга тотыналар, нык активлык күрсәтәләр. Бәйрәмгә багышланган хатлар булганда, патриотик темага рәсемнәр ясыйлар”, – дип сөйли Резедә Фәвис кызы мәктәптә  “Солдатка хат” акциясен оештыруы турында.

Укучыларның әти-әниләре һәм мәктәптәге укытучылар да ярдәм итүгә битарафлык күрсәтми. Китергән әйберләрне тартмаларга төяп, “3нче мәктәптән. Ждем вас домой” дигән язулар ябыштырып, волонтер төркемгә илтеп тапшырганнар.

Барлык эшләрне Резедә ханым сабыр гына башкара алу, оештыра алу сәләтенә ия. Эшкә алынды икән, ахырына кадәр башкарып чыгу – аның максаты. Моннан тыш ул үзенең туган ягы – Актаныштагы хәрбиләргә дә ярдәм итү җаен таба, анда да волонтер хәрәкәтендә ул. Эш белән, вакыт белән исәпләшми.

“Коллегаларым Зөлфирә Әгъләмовна, Алсу Булатовна, Рәмзия Хәмитовна, Зилә Сәгыйтовнага әйтү белән ярдәмгә ашыгалар. Шулай ук 3нче мәктәп коллективы, әти-әниләргә зур рәхмәт. Мин әйдәгез дип әйтүгә, бер сүздән аңлап алып, ярдәмгә килергә әзер торалар. Эшләгән эшләребез хәрбиләргә, ир-егетләргә файдага гына булсын. Җиңү көнен якынайту өчен барыбызның да тырышуы кирәк”, – дигән фикерен җиткерде Резедә Мөхетдинова.

Розалия Мостафина

фотолар: Р. Мөхетдиновадан

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*