
Җирле бүлекчә җитәкчесе Миләүшә Идиятова башкарган эшләргә хисап тотты. 2019 елга планлаштырылганнарны әйтеп үтте. “Район һәм шәһәр буенча узган барлык чаралар да татар конгрессының җирле бүлекчәсе эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп барды һәм барачак”, – ди Миләүшә Исхаковна. Киләчәккә планнар белән таныштырганда, мөһим бер юнәлеш, яшьләр юнәлеше буенча эшчәнлек алып бару планлаштырылганын әйтеп үтте. Аның өчен җаваплы кеше дә сайланды – ул Марат Габдрахманов. Җыелышта яңа состав та сайланды, ул 20 кешедән торачак, шуның 7-8е актив буларак билгеләп үтелде.
Бүлекчә эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Җитәкчесе итеп кабат Миләүшә Исхак кызы Идиятова сайланды.
