ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида “Елмаюда бары яктылык” дип исемләнгән очрашу узды
Лениногорскида “Елмаюда  бары яктылык” дип исемләнгән очрашу узды

Лениногорскида “Елмаюда бары яктылык” дип исемләнгән очрашу узды

26 март көнне, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә, Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор, автор-башкаручы, талантлы милләттәшебез Людмила Аланлы белән “Елмаюда  бары яктылык” дип исемләнгән очрашу узды.

Людмила Аланлы – лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә.

Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады.

Автор киләчәккә планнары белән уртаклашты.  Очрашу барышында Людмила Аланлының иҗатташ дуслары, укытучылары, авылдашлары, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары,  аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чыгыш ясады.   11 гимназиянең “Айсылу” театрына йөрүче егет-кызлар, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрәләре Гүзәл Талипова, Фәридә Әхмәтшина шагыйрәнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шагыйрә Әлфия Сөләйманова исә Людмила Николай кызына атап язган иҗат җимеше белән сөендерде.

Людмила Аланлы тамашачыны матур, күңелгә үтеп керә торган җырларын башкарып, яңа гына табадан төшкән шигырен сөйләп сөендерде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Җылы дулкында узган очрашу күңелдә якташыбыз, аның иҗаты белән горурлану хисләре калдырды.

Очрашуны Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*