ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичә узды
Лениногорскида «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичә узды

Лениногорскида «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичә узды

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Зәй-Каратай авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Рәйхан» ансамбле катнашында «Кышкы озын кичләрдә» дип исемләнгән фольклор кичә узды.

Татар халкы борынгы заманнардан алып көндез эштән арып кайткач, кышкы озын кичләрдә үзенчәлекле аулак өйләр, кич утырулар оештырган.

Әлеге чара “Рәйхан” ансамле тарафыннан  театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Алар әдәбият-сәнгать сөючеләргә үзенчәлекле биюләр, онытылып баручы җырлар,  истә калырлык күренешләр тәкъдим иттеләр.

Фольклор кичә халкыбызның үзенчәлекле йолалары, кыз сандыгының хикмәтләре, бүгенгә көнгә кадәр сакланып килгән милли уеннары, җыр-моң, баян, тальян моңнары белән белән үрелеп барды. Тамашачылар “Парлашу”, “Сигезле”, “Орчык әйләндерү”, “Йомгак урау”  “Тотам-тотышлы” һәм “Йөзек салыш” уеннарында теләп катнашты.

Шулай ук татар халкының үтемле мәкальләре, табышмак, әйтемнәре, тизәйткечләре, күңелне илһамландыра торган җырлар башкарылды.

“Рәйхан” ансамбле солисткасы Тәслимә Шәрипова яшьлек хатирәләрен искә төшереп, чишмәгә кер чайкарга төшкән якты истәлекләре белән бүлеште һәм үзенең дәртле  биюе белән күпләрне әсир итте, моңлы җырлары белән тамашачы күңелендә гүзәллек хисләре уятты.

Элек-электән, аулак өйләрне, кич утыруларны  моңлы гармун, тальян моңнарыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Зәй-Каратай авылы мәдәният йорты җитәкчесе, “Рәйхан” ансамбленең сәнгать җитәкчесе, төбәгебезнең танылган, виртуоз баянчысы Рөстәм Идиятовның оста итеп гармун, тальянда уйнавы күңелләрнең нечкә кылларын тибрәндерде, тамашачыны әсир итте.

Чара барышында Лениногорскиның 11 гимназиясеннән килгән “Айсылу” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар татар халкының “Май язу” йоласын тамашачыга тәкъдим итте. Әлеге чарада ике буын – өлкәннәр белән яшьләрнең бергәләп күңел ачуы, искиткеч гүзәл мизгелләрне күрсәтүе халкыбызның милли үрнәген тәшкил итте.

Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм БТК Лениногорск җирле оешмасы тарафыннан оештырылды.

Татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын торгызу, халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү максатыннан чыгып үткәрелгән чара җыелган әдәбият, сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*