Талантлы рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Мансур Закировның Лениногорскиның (Татарстан) туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәсе ачылды. Ул аның 50 еллык иҗатына багышлап оештырылган.
Күргәзмәдә рәссамның иҗатташ дуслары, туганнары, төрле шәһәрләрдә яшәүче курсташлары, төркемдәшләре җыелган иде. Алар Мансур Закировның талантына соклануларын белдереп, рәхмәт сүзләре әйтеп, иҗатында алга таба да уңышлар теләде. Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк, дип хәбәр итә җирле “Заман сулышы” газетасы.