ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте
Лениногорскида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте

Лениногорскида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте

Изге Рамазан аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың төрле районнарына чыгып җирле халык һәм мөхтәсибәтләрдәге дин әһелләре белән очрашулар уздыра.

Рамазан аеның 6нчы көнендә (24нче февральдә) мөфти Камил хәзрәт Лениногорск мөхтәсибәтенә килде.

“Ихлас” мәчетендә Камил хәзрәт имамнар һәм мөхтәсибәт хезмәткәрләре белән очрашты. Җыелышта 30дан артык хәзрәт һәм аксакал катнашты, алар Камил хәзрәт белән районда дини эшчәнлекне гамәлгә ашыру һәм исламны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, чарага көньяк-көнчыгыш төбәге мөхтәсибләре (Бөгелмә, Баулы, Азнакай мөхтәсибәтләреннән), җирле зыялылар, мөгаллимнәр, мәчет хезмәткәрләре, шулай ук солдатлар өчен гуманитар йөкләр әзерләүдә ярдәм итүче активистлар һәм волонтерлар кушылды.

Очрашуда Камил хәзрәт Татарстан Диния нәзарәте һәм аның дини оешмалары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, белем бирү һәм дини тәрбия, китап бастыру һәм фән өлкәсендәге төп казанышлар, кадрлар әзерләү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләде.

Камил хәзрәт очрашу барышында Рамазан ае буенча сорауларга җавап бирде һәм республикада бу  айда көтелгән чаралар, шул исәптән Ураза гаетен үткәрү тәртибе буенча аңлатып үтте.

Аннары  очрашу киңәйтелгән форматта “Ихлас” мәчетендә район башлыгы исеменнән оештырылган ифтар мәҗлесендә дәвам итте. Әлеге чарада район башлыгы үзе, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хөрмәтле аксакаллар, эшмәкәрләр, мәхәллә кешеләре катнашты.

Сүз уңаеннан, “Ихлас” мәчетендә уразада көн саен 200 кешегә (монда ир-атлар да, хатын-кызлар да) табын әзерләнә. Моннан тыш, әзер ризыкның тагын 60-65 порциясе мәчеткә килә алмаган өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга ланч-бокслар рәвешендә таратыла. Барлык ифтарлар мәхәлләнең актив әгъзалары катнашында үткәрелә.

Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт уразаның рухи кыйммәте турында үгет-нәсыйхәтләр җиткерде, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булганнар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Фото: ДУМ РТ.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*