tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскилылар Корбан бәйрәме үткәрде
Лениногорскилылар Корбан бәйрәме үткәрде

Лениногорскилылар Корбан бәйрәме үткәрде

“Юбилейный” паркында мөселманнарның изге китабы – Коръәнгә багышланган җырлар яңгырап торды бу көнне.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат Раупов, барча лениногорскилыларны кайнар сәламләп, бәйрәм белән котлады. Шулай ук, Лениногорск башкарма комитетның эшләр идарәчесе Марат Якупов та җылы теләкләрен җиткерде.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән алып баручы Булат Талипов сәхнә янына балаларны җәлеп итеп төрле уеннар оештырды. Мәсәлән, “Корбан бәйрәме” сүзенең һәрбер хәрефенә дингә бәйле сүзләр әйтергә, сүзнең хәрефләрен ясап күрсәтергә һәм башкалар.

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – сәхнә түренә менеп, балаларның Коръән сурәләрен яттан сөйләүләре иде. Әле яшь булуларына да кармастан, алар Коръән сурәләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Алардан ничек озын Коръән сурәләрен ятлый алуларын, ничә яшьтән өйрәнүләрен сорамыйча булдыра алмадым.

Мәсәлән, 3нче мәктәп укучысы Исмаил Вәгыйзов үзе турында: “Мин 4 яшемнән Коръән сурәләре ятлый башладым. Үзем түгел инде, әле ул чакта бәләкәй идем бит, әти-әни өйрәтте. Бүгенге бәйрәмдә сәхнә түренә менәргә оялып тормадым, сурә белгәч менеп сөйлисе килде инде. Ислам динен тоткач, сурәләрне белмәү килешеп бетми, мин аларны белергә тиеш. Бәйрәмдә үткәрелгән башка конкурсларда катнаштым, призлар оттым”,- дип уртаклашты.

Бәйрәмдә, шулай ук, “Логос” балаларга һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары килгән иде. Алар да балалар белән төрле уеннар үткәрде.

Паркка үзенең хуш исе белән тартып торган тәмле ризыкларның берсе – плов та бар иде. Шулай ук, шашлык, татлы тәм-томнан да авыз итте халык.

Корбан бәйрәме күңелле һәм истә калырлык булды. Өлкәннәргә караганда балалар өчен кызыклы булды инде бәйрәм.

Рамия Гарифуллина

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*