tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы Шөгер Нефть музеенда тамбурлы чигү буенча мастер-класс күрсәтте
Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы Шөгер Нефть музеенда тамбурлы чигү буенча мастер-класс күрсәтте

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы Шөгер Нефть музеенда тамбурлы чигү буенча мастер-класс күрсәтте

Лениногорскиның “Ак калфак» хатын-кызлары оешмасы ханымнарына матур, әһәмиятле чарада катнашырга насыйп булды. “Безне бу чарага  Шөгер битум заводы музее җитәкчелеге чакырды”, – дип хәбәр итә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

Патриотик рухтагы бу чара “Еллар аша сугыш безнең  белән сөйләшә” дип аталып, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.

“Зур әһәмияткә ия булган  чарага күп кенә шәһәр, төбәкләрдән дә кунаклар килүе –  халыкның безнен  нефть төбәге тарихына битараф түгеллеген дәлилли түгелме ?”- ди Тәслимә Рафикова.

“Концерт программасы сугыш чорлары җырлары, шул дәвердән алынган эпизодлар белән баетылып, анды җырчы, ансамбльләр генә түгел, ә уку йортларының студентлары, мәктәп укучылары да булуы күңелләрне сөендерде. Ачык һавадагы музейда искиткеч эшләр башкарылуын андагы матурлык, чисталык үзе күрсәтеп тора. Сөйлү генә аз, барып күрергә кирәк”, – ди тәэсирләре белән уртаклашып Тәслимә ханым.

“Ак калфак” оешмасының хатын-кызлары музей территориясендә урнашкан татар өендә кунаклар өчен мастер-класс күрсәттеләр. Йомшак салфеткалардан уенчыклар ясарга өйрәттеләр. Ясаучылар уенчыкларны соңыннан үзләре белән истәлеккә алып киткәннәр.

Шулай ук “Ак калфаклылар” тамбурлы чигүне дә күрсәттеләр. Аны ике төрле ысул белән чигеп карадылар.

Чарага килүчеләр төрле елларда кулланылган техникаларны карадылар,  техникага икенче гомер бирүче шәхес – алтын куллы Анатолий Вакулюк белән якыннан аралаштылар.

Музей территориясендә кайнар чәй, тәмле солдат боткасы белән кунакларны сыйлаганнар. “Без музей белән саубуллашмадык, без монда очрашырга сүз куештык”, – ди Тәслимә Гадиевна.

Музей җитәкчелеге «Ак калфак» оешмасын Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*