Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә 2026 елда Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елын ачу чарасы узды.
“Бер илнең төрле халыклары” дигән программа Лениногорск районының мәдәни күптөрлелеген чыгышлар, костюмнар, җырлар-биюләр аша тәкъдим итте.
Күбегез калейдоскопның нәрсә икәнен беләсездер, ул төрле төстәге симметрияле бизәкләрне карау өчен зур булмаган оптик прибор. Әйләндерә барган саен, яңа төрле бизәк чыга. Безнең районның күп милләтле булуы да шушы халыклар калейдоскобы, традицияләр калейдоскобы кебек. Халыклар традициясен без милләт яшәгәндә генә белә алабыз, традицияләр яшәгәндә – тарих та яшәр дигән фикер чараның эчтәлеген ача торган фикер булды.
Чара әни кешенең улына калейдоскопны күрсәтеп, милләтләр бизәкләре турында сөйләүдән башланды. Экранда татар бизәге күренгәч, татар костюмнарыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре чыкты. Татар халкы турында таныштырдылар.
“Татарлар сан буенча Россиядә икенче урынны алып тора, Россиянең 37 процент татары Татарстан Республикасында яши”, – дип сөйләделәр.
Татарларның яхшылыкка өндәүче әкиятләре булуын әйтеп, “Төлке һәм әтәч” дигән татар халкы әкиятен күрсәттеләр.
Аннан аларны рус милләте вәкилләре алыштырды. Руслар – дөньяда иң зур милләт булып санала. Рус кешеләренә мәрхәмәтлелек хас, дип сөйләделәр әлеге милләт вәкилен тәкъдим итүчеләр.
Курчак ясау буенча мастер-класс та уздырдылар. Ул йортны саклаучы, “Масленица” атналыгында ясалучы курчак икән.
Чара барышында мордвалар, керәшеннәр, чувашлар чыгып, милләтләр белән таныштырдылар. Һәр милләт үз телендә исәнләште, традицияләре, милли ризыклары белән таныштырды.
Чарага авыл китапханәчеләре дә килгән иде. Зеленая Роща авылы китапханәчесе Әлфия Хафизова: “Хезмәттәшләребез бик эчтәлекле чара әзерләгән иде. Барысы да югары дәрәҗәдә. Бер үк вакытта төрле милләт костюмнары кигән халыкны күрү – безнең дус яшәвебезне күрсәтә. Безнең Зеленая Роща авылында да төрле милләтләр көн күрә. Без тату, бердәм булып яшибез”, – ди ул.
Оештыручылар һәр халыкның уникальлеген һәм аларның уртак килешүен билгеләп үттеләр. Бу кичә милләтара тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән берничә чарага башлангыч бирде.
Чыганак: http://zamansulyshy.ru