tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә МХО хәрбиләре өчен токмач кисү эшен башлап җибәрделәр
Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә МХО хәрбиләре өчен токмач кисү эшен башлап җибәрделәр

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә МХО хәрбиләре өчен токмач кисү эшен башлап җибәрделәр

“Мөслимәләр тарафыннан хәрби операциягә ярдәм итү буенча аз эшләнелә, бөтенләй юк дисәң дә була. Шуннан без уйлаштык та, токмач кисүне башладык. Мөслимәләр токмач ясар өчен кирәкле әйберләр алып килде: он, йомырка, уклау, пычак һәм башкасын. Беренче партия токмачны 100 йомыркадан басып, кистеләр”, – дип сөйли Лениногорскиның «Ихлас» мәчете каршында эшләүче  “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым.

Эш барысына да җитәрлек булган: камыр басарга, җәяргә, токмач кисәргә, аны киптерергә һәм яхшы итеп төргәкләп куярга. Әлбәттә, эш урынын ялт иттереп, җыештырып калдырырга да кирәк.

Мөслимәләр хәрбиләргә посылканы җибәрү буенча шөгыльләнүче Зөлфия ханымга әзер продукцияне биреп җибәргәннәр.

Мондый игелекле эшне һәр пәнҗешәмбе көнендә башкарырга уйлап торалар.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*