6 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында «Нәүрүз – яз бәйрәме» булып узды. Нәүрүз-язгы көн белән төннең тигезләшкән көне, табигатьнең яңадан яши башлаган чоры, мул уңыш елына өмет бәйрәме. Нәүрүз-тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Милли бәйрәмнәр һәрвакыт үзенә бертөрле атмосфера, гадәти булмаган традицияләр һәм гасырлар дәвамында җыелган кызыклы , гореф-гадәтләргә бай.
Кунакларны язның беренче канатлы хәбәрчеләре – сыерчыклар, каргалар һәм, әлбәттә, бәйрәмнең хуҗабикәсе Нәүрүзбикә каршы алды. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, бүген дә халык уеннары: капчык киеп йөгерү, йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, призны күзеңне йомып ал. Уеннар музыкаль номерлар белән чиратлашып барды. Традиция буенча, иң тәмлесе казан асып пешерелгән ботка булды. Бәйрәм чарасы бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен күтәрде. Нәүрүз язның матурлыгын, гореф-гадәтләрнең көчен һәм мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген искә төшереп торсын иде!
Чыганак: saby-rt.ru