tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лесхозның «Нургали» мәчетендә балалар өчен ял сәгатьләре оештырылды
Лесхозның «Нургали» мәчетендә балалар өчен ял сәгатьләре оештырылды

Лесхозның «Нургали» мәчетендә балалар өчен ял сәгатьләре оештырылды

Лесхоз авылының “Нургали” мәчетендә балалар өчен җәйге ял һәм уку сәгатьләре оштырыла башлады. Мәчеткә  40 лап бала килеп дини гыйлем үзләштерә.

Балалар өйлә намазына җыелалар, мәчет имамы Әхмәд хәзрәт вәгазь укый (көн саен берәр тема алына, сүрәләр өйрәнелә, өйгә эш бирелә). Ял сәгатьләрендә дини эчтәлектәге мультфильмнар карыйлар, ачык һавада хәрәкәтле уеннар белән күңел ачалар.

“Әлхәмдүлилләһ, балалар бик теләп йөриләр. Дин нигезләрен генә түгел, бергәләп әдәп кагыйдәләрен дә өйрәнәбез. Актив балаларга көн саен жетоннар таратыла. Җәйләү төгәлләнгәндә зур бәйрәм оештырачакбыз, ул жетоннарны бүләкләргә алыштырып алу мөмкинлеге булачак.  Исән-сау башкарып чыгарга язсын, ахыры хәерле, ял һәм уку сәгатьләренең нәтиҗәсе матур булсын”- ди  Әхмәд хәзрәт.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*