Лесобаза микрорайонында төзелүче яңа мәчеттә Корбан бәйрәмен зурлап уздырдылар. Балалар өчен биредә уеннар мәйданчыгы эшләде: батутларда сикерделәр, теләүчеләр атларда, пониларда, квадроциклларда йөрделәр, таганда атындылар, төрле тәм-томнар белән бушлай сыйландылар. Мәчет ишек алдында зур сәхнә ясалган, ризыклар тулы өстәлләр әзерләнгән. Тантаналы өлешне мәчет имамы Әмир хәзрәт Балдин ачып, изге теләкләр юллап, халыкны Корбан бәйрәме белән котлады. Һәм балаларны сәхнәгә чакырып, Коръән сүрәләре укытты. Аннары сүзне кунакларга бирде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов өлкә губернаторы Александр Моорның Тәбрикләү хатын укыды.
– Өлкәдән 60лап кеше Хаҗ сәфәренә китте, исән-сау барып җиткәннәр. Телефон аша сөйләшеп, хәлләр белештек, алар һәркемгә сәлам әйттеләр, безнең өчен дога кылалар, – диде ул, мөселманнарны бәйрәм белән котлап. Шәһәр Думасы депутаты Руслан Сабиров шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның сәламнәрен җиткерде һәм Әмир хәзрәт Балдинга, мәчет эшендә олы ярдәм күрсәткән якташлар – Әхмәд Сагинбаев, Илдус Мәүлидов, Илшат Таштимиров, Рамил Әхмәтзяновка Рәхмәт хатлары тапшырды. Әмир хәзрәт Балдин да матди һәм төрле яктан булышлык күрсәткән иң актив егетләр – Дәнис Мәүлидов, Рамил Усманов, Радион Даминов, Әкрам Хәйдәров, Альберт Хучиәхмәтов, Реваль Шәмсетдиновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Чыгыш ясаучылар арасында бу микрорайонда 20 ел депутат вазифасын башкарган Альбина Селезнева, дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе аксакалы Хәмзә Биктимиров та булдылар. Аннары Әмир хәзрәт Балдин Корбан ашына Коръән укып, дога кылганнан соң, халыкны тәмле шулпа, пылау белән сыйладылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр.
Чыганак: yanarish72.ru