«Фольклорны сеңдереп үскән язучы мифологик персонажга үз фантазиясен өстәгән очракта да нигезен саклап кала. Бу фикер Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар», Шамил Идиатуллинның «Убыр», Марат Кәбировның «Убырлар уянган чак» әсәрләренә дә кагыла. Бу әсәрләрдәге персонажлар халык традициясендә кабул ителгән образга туры килә – аларның төп мәгънәсе бозылмый. Әлбәттә, язучылар персонажларны бүгенге мохиткә урнаштыра, әдәби образ буларак эшкәртә – һәм бу табигый хәл», диде ул диде «Интертат»ка биргән интервьюсында Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Ләйлә Дәүләтшина.
Галимә шул ук вакытта традициядән читләшү очраклары да булуын искәртте. «Аларны тулысынча дөрес дип әйтеп булмый. Язучының үз карашы булу – табигый. Әмма әсәр киң даирәгә барып ирешкәч, бигрәк тә яшьләр һәм рус телле укучылар арасына, бөтенләй башкача кабул ителә – шулай дөрес икән, дигән фикер туа», диде ул һәм Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен мисал итеп китерде.
Әсәрдә «Бусага иясе», «Авыл капкасы иясе» дип аталган мифологик персонажлар турында мәгълүмат бирелгән. «Ияләр, гадәттә, билгеле бер территория өчен җаваплы: алар йорт, су, урман кебек урыннарның иминлеген саклаучы затлар булып санала. Йорт иясе икән, ул йортның иминлеген саклый, ә бусагага ия беркетү – традицион системага туры килми. Бусаганың һәм авыл капкасының хуҗасы була алмый, чөнки әлеге объектлар ике дөнья арасындагы чикне гәүдәләндерә», диде Ләйлә Дәүләтшина.
«Соңгы елларда бу тема аеруча актуальләште: ул әдәби әсәрләрдә дә, мультфильмнарда да, кино сәнгатендә дә чагылыш таба. Һичшиксез, һәркем иҗат ирегенә ия: персонажны яңа мохиткә урнаштыра, яңача интерпретацияли ала. Ләкин бу очракта персонажның халык аңында формалашкан образы һәм функционалы саклансын иде», дип фикерен йомгаклады фольклор белгече.
Чыганак: tatar-inform