tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ләйли Җамал” мәчете ачыла
“Ләйли Җамал” мәчете ачыла

“Ләйли Җамал” мәчете ачыла

4 июньдә, Ульяновск шәһәренең Юго-Западный микрорайонында Россиядәге иң зур мәчетләрнең берсе – “Ләйли Җамал” мәчете тантаналы рәвештә ачыла.

Халык һәм меценатлар акчасына сафка бастырылган “Ләйли Җамал” мәчетен рәсми рәвештә ачу тантанасында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте вәкилләре һәм мөселман илләреннән килгән шәрәфле кунаклар катнашачак.

Мөселман кардәшләребез күпләп яшәгән “Юго-Западный” микрорайонында Аллаһы йорты “Запад” төзелеш компаниясенең элеккеге генераль директоры Наил Назыйм улы Алимов инициативасы буенча салына башлаган иде. Яңа мәчет аның газиз әнисе Ләйлиҗамал исемен йөртә. Казанның Кол Шәриф мәчете әлеге гыйбадәтханәнең проекты нигезе итеп алынган.

Яңа гына ачылган мәчетнең намаз уку намазлары бер меңнән артык кешегә исәпләнгән. Илебездәге иң зур ун мәчет исемлегенә кергән “Ләйли Җамал”га Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете статусы бирүләре ихтимал.

Мәчетне рәсми рәвештә ачу тантанасы 10 сәгатьтә башлана. Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле дин вә канкардәшләребез!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*